Зоопарк-әлифба

Студиянең икенче эше Йолдыз Шәрапованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» әсәре буенча сәхнәләштерелде. Әйтергә кирәк, театр дөньясында әлеге әсәр беренче тапкыр сәхнәгә куелды. Премьерада «Апуш» студиясенең барлык шәкертләре дә катнашты. Проект Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Тамаша квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша. Ни өчен нәкъ менә 38 икәнен, спектакль караганнан соң белерсез.
Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова
Хореография – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова
Сәхнә теле – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Казан театр училищесы педагогы, ТРның М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Резеда Сәләхова
Вокал – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина
Композитор – Марат Әхмәтшин
Сценография – Казан сәнгать училищесы студенты Анна Новикова
Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов
Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов