ТУКАЙ.ЯРЛЫКАГЫЛ

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнгән психологик драма бөек шагыйребез тууына 140 ел булуга багышлана. Спектакльдә «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Премьера 2026 нчы елның 20 гыйнварында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында булды.

Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр, кайгы-хәсрәтләр сине гомер буе озата барамы? Чыныктырамы? Әллә, киресенчә, юкка чыгарамы? Бала күңеле авырлыкларны ничек кичерә, аларга ничек каршы тора? Аларны үтәргә аңа кем ярдәм итә? Өлкәннәр өчен дә шактый авыр әлеге сорауларга спектакль балалар йөрәге, балалар теле белән җавап табарга тырыша.
Иҗат төркеме:

Пьесаның авторы – язучы Гөлүсә Батталова
Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Гатауллин
Сәхнә теле – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина
Хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова
Вокал – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина
Композиторлар – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин
Рәссам, сценограф, ут рәссамы – Дмитрий Солопов
Моушн-дизайн Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых