Сарымсак

«Җир йөзендә һәммәбез дә кечкенә бер сарымсак» дигән слоган астында узучы спектакль төрле сынаулар алдында калган яшүсмерләр турында. Спектакльдә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Бу аларның тәүге спектакле. Премьера 2025 нче елның 29 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булды.

Унике яшьтә син үзеңне сәер хис итәсең. Җиләк-җимешләр арасындагы сарымсак кебек. Барысы да шундый баллы, матур, әйбәт... Ә сине күбесе күрә алмый, йә күрмәмешкә салыша. Кемдер борынын җыера, кемдер кача, ә кемдер: «фу, артык кискен!» – дип зарлана... Тик асылын аңлаганнар өчен син файдалы да, кирәкле дә буласың. Менә шундый «кискен», кабатланмас яшьлек турындагы спектакльне бергәләшеп карарга чакырабыз.
Алтынчы сыйныф укучысы Азамат сеңлесе Әминә белән кечкенә генә бер шәһәрдә яши. Спектакльдә вакыйгалар аларның гаиләсе башка фатирга күчкәч башланып китә, балалар мәктәпләрен дә алыштырырга мәҗбүр була. Яңа тормыш геройлар алдына зур сынаулар куя: катлаулы карарлар кабул иткәндә, җитди мәсьәләләр чишкәндә, ничек итеп намуска тугры калырга? Җаваплылык – бүгенге көндә безнең арадан юкка чыгып баручы күренешме, әллә кешелекнең төп сыйфатымы? Спектакльнең асылы әнә шунда һәм ул шушы сорауларга җавап бирергә тырыша.
Спектакль өстендә эшләделәр:

Пьесаның авторлары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов һәм Резеда Гарипова
Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – актерлык осталыгы остазы Резеда Гарипова
Сәхнә теле – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Ирек Кашапов
Сәхнә хәрәкәте – Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйлметдинова
Хореографлар – Миләүшә Гыйлметдинова, Екатерина Губанова
Вокал – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Гөлнара Байназарова
Композитор – Резеда Гарипова
Аранжировщик – Марат Шәяхмәтов
Тамашаның сценографы, рәссамы – Гүзәл Сәфәргалиева
Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов
Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов

Спектакльдә яңгыраучы җырлар: «Сарымсак» (И.Хафизов сүзләре, Р.Гарипова көе), «Сөйлә» (И.Хафизов сүзләре, Р.Гарипова көе), «Ирләр булыйк» (Р.Гаташ сүзләре, М.Шәяхмәтов көе).