Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае

Студиянең төп идеясе — киләчәк буынның шәхси, профессиональ һәм иҗади үсеше.

Студиянең төп максаты — укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.

«Апуш» татар балалар театр студиясенең бер төркеме үз эшен Дәрвишләр бистәсендәге, Совет районының Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда алып бара. Дәрвишләр бистәсендә мәдәни-агарту эшләре, нигездә, 1938 елда ук төзелгән вакытлыча клубында алып барылган. Сталин архитектурасы стилендәге Сарайны төзү 1952 елның сентябрендә башланган. Ләкин төзелеш озакка сузылган, җиде ел дәвам иткән, һәм Мәдәният сараеның тантаналы ачылышы 1959 елның 4 декабрендә булган. Шул вакыттан бирле, 6212 кв. метр мәйданлы Сарай Дәрвишләр бистәсенең төп истәлекле һәм яраткан ял итү урынына әверелгән.

Әлеге төркем үз эшен 2024 нче елның сентябреннән башлап җибәрде. Биредә барлыгы 30 га якын бала шөгыльләнә.
Укытучылар
  •  Фәйзрахманова Алия Госман кызы
    Студия җитәкчесе
  • Гарипова Резеда Ирек кызы
    актерлык осталыгы
    режиссёр, педагог
  • Кашапов Ирек Рафис улы
    Сәхнә теле
    Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты
  • Гыйльметдинова Миләүшә Рифат кызы
    сәхнә хәрәкәте
    Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе
  • Байназарова Гөлнара Хәмит кызы
    Вокал
    Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы иясе
Укучылар
  • Рузалина Батыршина
  • Рүзилә Галиәхмәтова
  • Ясминә Галиәхмәтова
  • Гөлфинә Гатауллина
  • Зәринә Гәрәфиева
  • Азамат Гарифҗанов
  • Рәхим Гыйлметдинов
  • Ләйсән Җиһаншина
  • Әминә Заһидуллина
  • Әсхәт Зәйнетдинов
  • Ильдана Зиннәтуллина
  • Камилә Ильясова
  • Даниил Липовских
  • Мәликә Мирсаяпова
  • Лилиана Нәбиуллина
  • Галия Сабирова
  • Сәидә Сәйфетдинова
  • Кәрим Сираҗиев
  • Солтан Хәбибуллин
  • Айнар Яншов
  • Амелия Ямалеева
Филиалда дәресләр
Дәресләр расписаниесе
Дүшәмбе
16.00-19.00, актерлык осталыгы
Пәнҗешәмбе
16.00-19.00, вокал, сәхнә хәрәкәте
Якшәмбе
12.00-15.00, актерлык осталыгы, сәхнә теле
Элемтә

Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае, Совет ур., 18


Студия җитәкчесе — Фәйзрахманова Алия Госман кызы


Сәнгать җитәкчесе — Җәләева Сөмбел Раниф кызы


Элемтә өчен телефон:

whatsapp: +7 953 403 00 34

Өлкән администратор —Хәйретдинова Гүзәл Алмаз кызы


teatrstudio_kzn@mail.ru

Башка филиаллар: