Апушның тылсымлы төшләре

Студиянең тәүге эше Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы беренче тапкыр татар телендә куела. Тәрҗемә авторы – Мөдәррис Әгъләмов. Премьерада «Апуш» студиясенең барлык шәкертләре дә катнаша. Проект Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бәләкәй Апушны Кырлайда яшәүче Сәгъди абыйсы үз гаиләсенә тәрбиягә ала. Кичләрен Апуш, күккә карап, йолдызлар санарга ярата. Ул тылсымлы ерак илләр турында хыяллана. Инде йоклап киттем дигәндә, чү! Нинди тавыш бу? Әллә инде йорт иясе үземе? Нинди әкиятләр сөйләр икән ул Апушка? Нинди могҗизалар турында бәян итәр? «Төш кенә бит бу!» – дияр зирәк тамашачы. Бәлки, шулайдыр. Әмма күңелең белән ышансаң, могҗизалар чынга аша ул! Нәни Апушның тылсымлы төшләре дә кайчан да булса бөек Тукайның әкиятләренә әйләнер!
Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова
Хореография – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова
Сәхнә теле – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Казан театр училищесы педагогы, ТРның М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Резеда Сәләхова
Вокал – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина
Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин
Сценография – Казан сәнгать училищесы студенты Анна Новикова
Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов
Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов