Әбүгалисина

Ислам дөньясы тарихында бөек галимнәрнең берсе, урта гасырлар табибы, фәлсәфәче һәм шагыйрь Әбү Гали Хөсәен ибн Сина (Әбүгалисина) белән дә нәкъ шундый хәл килеп чыга. Телдән-телгә күчеп йөргән, Әбүгалисина маҗаралары турында татар халкының иң яраткан риваятьләренең берсе безнең көннәргә Каюм Насыйри язмаларында сакланган.

Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм омтылу турындагы бу тарих «Апуш» театраль студиясенең яңа тамашасының нигезенә ятты. Монда чын балалар спектакленә хас бар нәрсә дә бар: батыр каһарманнар һәм куркыныч хәлләр, белем белән тулы серле мәгарәләр, табышмаклар һәм маҗаралар һәм, әлбәттә, бик күп җырлар, музыка һәм бию! Әгәр инде сез әкиятнең эчтәлеген яхшы беләм дип уйлыйсыз икән, ашыкмагыз, чөнки финалда...

Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова
Актерлык осталыгы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов
Хореография – бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова
Вокал – Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова
Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин
Сценография, рәссам – Казан сәнгать училищесы студенты Анна Новикова
Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов
Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов