Авыл эте Акбай

Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән мюзикл.

Кайчакта бәхетнең янәшәдә булуын аңлар өчен авырлыклар аша узарга кирәк. «Авыл эте Акбай» – дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында бәян итүче спектакль.
Тамашаның төп герое – Акбай авылда яши, авыл аңа бик ошый, ул рәхәтләнеп иркендә йөгерергә, уйнарга, туйганчы ашарга ярата. Ә менә аның белән бер йортта яшәүче хәйләкәр песи – Тәмлетамакның бер дә авылда яшисе килми, ул телевизордан күреп алган шәһәр дигән матур җиргә качарга хыяллана. Һәм берзаман бу хыялын тормышка ашырырга теләп, авылдагы йорттан чыгып китә. Акбай дустын ялгызын калдырамы соң инде?! Юлда аларга күп сынаулар аша узарга, күп кенә җәнлекләр белән очрашырга туры килә. Акбай белән Тәмлетамак барлык сынауларны да җиңеп чыга алырмы? Аларның сәяхәте ничек тәмамланыр? Моны җырлы-маҗаралы спектакльне караганнан соң белербез!
Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова
Актерлык осталыгы – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Сабирҗанов
Сәхнә теле – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дүләт драма һәм комедия артисты Гөлназ Нәүмәтова
Хореография – Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйльметдинова
Вокал – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова
Көйләр авторы – композитор Зөлфәт Вәлиуллин
Җыр сүзләре авторы – шагыйрә Гөлүсә Батталова
Тамашаның сценографы – Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльванов
Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов
Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов
Тавыш режиссеры – Азат Нотфуллин
Җанлы музыкаль бизәлеш – махсус спектакль өчен оешкан Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан торган «Музафаров-бэнд» төркеме