УНӨЧ
Спектакль хәзерге заман яшүсмерләренең борчуларын, сөенечләрен, куркуларын, хис-кичерешләрен Тукай иҗаты, аның тормыш юлына кагылышлы фактлар аркылы ача. Чынбарлыкка ирешү максатыннан куелышта катнашкан «Апуш» студиясе шәкертләре өчен махсус тренинглар оештырылды. Тренинг нәтиҗәләре әлеге пьесада чагылыш тапты. Спектальдә «Апуш» студиясендә шөгыльләнүче 13 яшүсмер катнаша. Премьера 2026 нчы елның 13, 14 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булды.
Төн. Тукай музее. 13 яшүсмер. Алар биредә нишләп йөри? Нәрсә эзли? Замана яшьләренә ниләр тынгы бирми? Аларны Тукай образы белән нәрсә бәйли? Төнге музей бүлмәләре, андагы экспонатлар күңел түрендә яшеренеп яткан нинди серләрне яктырта? Музей ишеген атлап кергәндә дус булган 13 яшүсмер, аннан кемнәр булып чыгар? Кем артык? Улмы, синме, безме?
Менә шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны 21 гасыр яшүсмерләр күзлегеннән карарбыз. «Унөч» спектаклендә бик күпләр үзләрен таныр, Тукайга яңача якынаер дип ышанабыз.