«Дөньяда әкиятне яратмаган җан иясе юктыр ул. Ярлысы да, бае да, олысы да, кечесе дә, хәтта безнең Галимҗан хан да әкиятне үлеп ярата». «Әкият китабы» дип аталган тылсымлы тамашабыз нәкъ шушы сүзләр белән башланып китә.
Үзенең һәр көнен, һәр мизгелен әкиятләр укып уздыручы, шуннан гына тәм табып яшәүче ялкау Хан турында бәян итә спектакль. Хыялый Хан яңа әкиятләр укыган саен, үзен шушы укыган әкиятләрдә хис итеп, андагы тылсымга ия булырга теләгәнен аңлый. Хыялларын чынга ашыру өчен Хан үзенең ярдәмчесен – яшь егет Гайрәтне тылсым эзләргә дип әллә кайларга, бик еракка җибәрә. Егетнең юлында очраган һәр сынау кызыграк, авыррак, куркынычрак була башлый. Кыю егет сынатмый... Ә, димәк, аны лаеклы бүләк көтәргә тиеш. Гайрәткә нәрсә насыйп булыр икән? Тугры дуслармы? Яңа илләрнең мәдәни мирасымы? Әллә Хан байлыгымы? Без моны спектакль караганнан соң белербез.