Бозны эреткән йөрәк

Татарстанның халык артисты, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә, рус язучысы, драматург Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган музыкаль спектакль.

Әкиятнең төп героинясы – Герда күп сынаулар аша узып, үзенең тугрылыгын исбатлый – иң якын кешесен, Кайны, Кар иле патшабикәсе кулыннан коткара. Бозга әйләнгән йөрәкне эретү авыр буламы? Гердага нинди тозаклар куела? Ул аларны ничек җиңеп чыга? Бу сорауга җавапны могҗизалы тамашаны караганнан соң белербез.
Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова
Хореография – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Артур Шәйдуллин
Сәхнә теле – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Казан театр училищесы педагогы, ТРның М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Резеда Сәләхова
Вокал – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина
Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова
Җыр сүзләре авторы – шагыйрә Гөлүсә Батталова
Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков
«Снип Снап» җырының көй авторы – Азат Гыймадиев, саундтрек Yummy Music студиясе белән берлектә җитештерелде
Сценография, рәссам – Борис Щукин исемендәге Театр институты студенты Анна Новикова
Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов
Ут куючы рәссам – Радик Әхәтов