Мәкәрҗәдә театр

«Нәрсә соң ул театр?» дибез... Бинасына кереп була, спектаклен күреп була, артистларын алкышлап була, пьесасын укып була. Ә театр үзе ни ул? Кайда ул? Ул нинди субстанция? Ни өчен аны бөтен кеше дә ярата: байлар да, ярлылар да. Кеше нинди генә кәсеп белән шөгыльләнмәсен, аның гомеренә бер генә мәртәбә булса да, сәхнәгә менеп карыйсы, аның могҗизасын тоясы килә. Һәрхәлдә, күпләр шулай ди. Бәлки театр, чыннан да, могҗизадыр? Бәлки ул бөек сердер? Ә бәлки бары тик уен гынадыр? «Мәкәрҗәдә театр» спектакле әнә шул сорауларга җавап эзли.

1908 елның август аенда Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә. Татар байлары да, аларга ияреп килгән асраулар да театрның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрәселәре килә... Барганнармы? Күргәннәрме? Керткәннәрме?  Анысын  килгәч, үз күзләрегез белән күрерсез!
Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Инсценировка авторы – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев
Режиссерлар – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева,
Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова
Вокал – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова
Хореография – педагог-хореограф Сергей Александров
Композиторлар – Зөлфия Вәлиева, Нияз Вәлиев
Аранжировщик, музыка бизәлеше өчен җаваплы – Нияз Вәлиев
Сценография, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева
Тавыш режиссеры – Илья Лазарев
Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов