ЕЛАНТАУ
Этно-фэнтези мюзиклда «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Премьера 2025 нче елның 15, 16 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булды.
Гап-гади кешеләр дөньясында яшәүче Зөлкарнәй исемле гап-гади малай көннәрдән-бер көнне, очраклы рәвештә, бер бик гадәти булмаган хәлгә юлыга: ул борынгы китапларда һәм балаларның хыялларында гына була алган әкият дөньясына эләгә. Шомлы, серле, хикмәтле бу дөнья Зөлкарнәйне үзенең холык-фигыле турында уйланырга, элеккеге фикерләреннән кире кайтырга мәҗбүр итә.
Төп геройга бик катлаулы юл үтәргә туры килә. Барлык кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң гына, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык һәм, әлбәттә, мәхәббәт икәнен аңлый...
Әкият дөньясында Зөлкарнәй нинди геройларны очратыр, бу сынаулы юлны ул кемнәр белән үтәр, кабат кешеләр дөньясына кайта алырмы – боларны «Елантау»ны караганнан соң белербез.