Кечтүк

Ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгәләр. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларыбызга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы? Ярты юлда өзелгән уен уйналып бетәрме? Дуслык сакланырмы? Бу сорауларга җавапны бергәләп эзлик.
Спектакль өстендә эшләгәннәр:

Автор – драматург, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев
Режиссерлар – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева,
Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова
Хореография – Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов
Вокал – эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова
Композиторлар – Радик Сәлимов, Зөлфия Вәлиева
Аранжировщик – Нияз Вәлиев
Шигырьләр авторы – Резеда Гобәева
Сценография, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева
Тавыш режиссеры – Илья Лазарев
Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов