Новости и премьеры

«КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестиваленең бүләкләү тантанасы узды

2023-09-23 10:00 Яңалыклар
22 сентябрьдә Казан яшь тамашачы театрында мәртәбәле кунаклар катнашында «Поколение БУДУщего» («КИЛӘчәк буын») балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестиваленең бүләкләү тантанасы узды.
Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Апуш» студиясе 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ул фестивальнең өч номинациясендә иң яхшысы дип танылды:
катнаш яшь төркемендә «Иң яхшы спектакль» номинациясендә 1 урын;
«Иң яхшы сценография» номинациясендә 1нче урын – рәссам, Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева;
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә 1 урын – студия шәкерте Ләйлә Таишева.
Һәр җиңүчегә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, спектакльнең режиссерларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы төрле концерт номерлары белән үрелеп барды. Фестивальнең хедлайнеры – театр һәм кино артисты Сергей Друзьяк. «Сәләт» яшьләр үзәгендә аның белән иҗади очрашу узды һәм тантанада да иҗади чыгышын тәкъдим итте.
Чара ахырында барлык катнашучылар да «Стерлядка» кафесы директоры Мария Горшуновадан тәмле күчтәнәч – торттан авыз иттеләр.
«Кечтүк» спектаклен чыгаруда күп көч куйган иҗат командасына зур рәхмәт! Алда җиңүләребез күп булсын!