Новости и премьеры

Өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе старт ала!

2026-08-12 12:00 Яңалыклар Афиша
Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе үз эшен 13 август көнне лагерь форматында башлап җибәрә.
Лабораториядә «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре, «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре һәм Әлмәт, Чаллы, Мәскәү шәһәрләренең театр студиияләрендә шөгыльләнүче балалар катнаша. Алар 12 көн дәвамында Казан читендә урнашкан балалар лагерендә яшәячәк. Лаборатория кысаларында шәкертләр төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә һәм бәхәс мәйданнарында катнашачак. Иң актив һәм иҗади катнашучыны супер бүләк – электросамокат көтә!
Язучы Фатих Әмирхан тууына 140 ел булу уңаеннан быел шәкертләр күренекле әдипнең иҗаты буенча эскизлар да әзерләячәкләр. Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты да читтә калмый, драматургның бер әсәренә аерым тукталырга ниятлиләр, эскизның музыкаль бизәлеше исә композитор, «Апуш»ның якын дусты булган Азат Хөсәеновның истәлегенә багышланачак. Шулай итеп, быелгы лаборатория иҗатка 3 шәхес күзлеге аша караячак.
Балалар белән төрле юнәлешләрдә чакырылган кунаклар һәм «Апуш» остазлары эшләячәк: клоунада һәм актерлык юнәлешендә режиссер, күпжанрлы артист, клоун Руслан Риманас һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова эшләячәк; кино юнәлешендә режиссёр, сценарист Александр Долматов һәм «Апуш» остазы, Г.Кариев театры актеры Булат Гатауллин; драма юнәлешендә классик драматургиягә нигезләнеп сәхнә осталыгын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Алмаз Сабирҗанов өйрәтәчәк; курчак театры юнәлешендә Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт Әкият курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов; «Апуш» остазы, К.Тинчурин театры актрисасы Диләрә Фәттәхова нәниләр белән эшләячәк, ә «Апуш» остазы, режиссер Резеда Гарипова бөтенләй яңа юнәлешне алып барачак, анысы әлегә сер булып кала.
Ике атналык лаборатория нәтиҗәсе буларак 25 август – драматург Т.Миңнуллин туган көнендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Күзлек» фестивале узачак.
«Күзлек» лабораториясе Казан Мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.