10 ноябрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем шәкертләре Йолдыз Шәрапова әсәре буенча (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектаклен кабаттан сәхнәләштерде. Төркемгә яңа килеп кушылган шәкертләр өчен бу тәүге тәҗрибә һәм беренче спектакльләре булды. Искәртеп узыйк, спектакльнең премьерасы 2022нче елның 13 декабрендә булган иде.
Тамаша квест форматында бара. Төп персонажлар – Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.
Әлеге чарада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлегеннән күрмәүче һәм начар күрүче тамашачылар һәм Инесса Клюкина җитәкчелегендәге «Э-моция» иҗади инклюзив студиясеннән дә тамашачылар бар иде. Начар күрүчеләр өчен спектакльне югары категорияле тифлокомментатор Гөлүсә Закирова аңлатып барды. Сүз уңаеннан, Россиядә Халыкара сукырлар көне 13 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Спектакльне шулай ук «Апуш» студиясенең башка төркем шәкертләре, әти-әниләр, дуслар, туганнар һәм студиянең тугры җанатарларына әверелгән тамашачылар карады.