Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студияләренә кастинглар тәмамланды

Яңалыклар
Быелгы уку елында Казан Мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан, 11 сентябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенә икенче кастинг узды. Анда Казан шәһәреннән һәм Биектау районыннан 9-15 яшьлек 70 укучы катнашты.
Укучылар төрле юнәлешләрдәге (вокал, уен коралында уйнау, әдәби әсәр уку, хореография) сәләтләрен күрсәтте. Моңа өстәп, жюри әгъзаларының биремнәрен үтәде. Кастингта җыр, биюгә аерым игьтибар бирелде.
11 сентябрьдә укучыларның сәләтләрен Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле остазы Илсөяр Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисты һәм музыкаль мөхәррире Ләйсән Закирова, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.
Исегезгә төшерәбез, беренче кастинг 4нче сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды, анда 80гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, ике кастингта Казан шәһәреннән, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан барлыгы 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алынды. Аларның барысы да «Апуш» театр студияләренә бушлай йөриячәк.