8 апрель көнне «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын тәкъдим итте. Тамашачыларга язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектаклен күрсәттеләр. Премьераның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булуы тарихи вакыйга. Чөнки әлеге бинага сукмакны «Апуш»лыларның нәниләре салды.
«Чын күңелдән зур командабызны беренче премьера белән котлыйм! Бу безнең өчен тарихи вакыйга. Илебезнең иң яхшы театрларының берсендә спектакль күрсәтү – безнең өчен зур бәхет! Шушы вакыт эчендә бик зур эш башкарылды. Спектакль алдыннан балаларның һәрберсе белән аерым сөйләшеп чыктым, кемнең нинди вазифалар икәнен аңлаттым, декорацияләрне дөрес итеп күчерү дә балалар өстендә иде. Алар нәниләр булуларына карамастан, зурлар белән эшләгән кебек эшләдек. Беренче чиратта, 4 яшьлек балалар белән эшләгәндә уртак тел таба белергә, кәефе юк икән – күтәрергә, дус булырга кирәк. Иң мөһиме, балалар белән бер-беребезне яратып эшләдек. Чөнки алар белән мәхәббәттә генә эшләп була. Шул очракта эшнең матур нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк. Без үзебез дә алардан күп нәрсәгә өйрәндек. Ә инде премьера чыгаруның авырлыгына килгәндә, кечкенә балалар еш кына чирлиләр, йә температура, йә җил чәчәге. Нәкъ бал кортлары кебек берсе авыртса, икенчеләре дә авырый башлый. Шуңа тулы составта җыелып кабатлау авыррак булды. Гомумән алганда, балалар барысы да булдырды! Мин алар белән горурланып утырдым. Шундый мөмкинлекләр өчен Казан Мэриясенә һәм Камал театры җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлемен! Мин бик бәхетле!», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
«Без «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең эшчәнлеген башлап җибәргәндә спектакль куярбыз дип уйламаган идек. Ләкин узган ел «Гәүһәр» фестивалендә алар матур чыгыш ясады һәм без балаларның спектакль куярга әзер икәнен аңладык. Бу нәниләребезнең беренче эшләре, алар булдырдылар! Афәрин! Барыбыз да канәгатьлек хисен кичердек. Ә инде Камал театрының яңа бинасында «Апуш»лыларның беренче тапкыр чыгыш ясавы тагын да зур җаваплылык өстәде, һәм без җитәкчелеккә моның өчен бик тә рәхмәтле», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Спектакль кую – бик җаваплы эш. Нәниләр белән спектакль кую турында бик озак уйладык. Чөнки әле кайберләренең сөйләм телләре дә бик ачылып җитмәгән, авазлар әйтелеше өстендә дә эшләргә кирәк. Спектакль чыгару дәверендә балалар авыр сынау узалар, бик зур эш башкаралар. Иң авыры аларның озын-озак репетицияләр барышында игътибарларын тоту булгандыр. Әлеге процесстан бизмәсеннәр, күңелләре кайтмасын иде. Алга таба да теләкләре тагын да көчәеп, аларны зур «Апуш»лылар рәтендә көтеп калабыз. Шунсы рәхәт, нәниләр ул җаваплылыкны сизмиләрдер дә, аларга сәхнәдә уйнау үзе зур бәхет. Һәм алар үзләренең самимилекләре белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Безнең шушы адымыбыз балаларда туган телебезгә мәхәббәт уятуда зур этәргеч булыр дип ышанып калабыз», – диде «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.