Новости и премьеры

Яңа Камал театрына бал кортлары оялады: «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә тәүге премьера!

Яңалыклар Премьералар
8 апрель көнне «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын тәкъдим итте. Тамашачыларга язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектаклен күрсәттеләр. Премьераның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булуы тарихи вакыйга. Чөнки әлеге бинага сукмакны «Апуш»лыларның нәниләре салды.
«Тыз-быз» пьесасы әле узган ел көзендә генә Казан Мэриясенең «Алмачуар» драматургия конкурсында җиңү яулаган иде. Инде менә беренче мәртәбә сәхнәгә дә куелды. Барлык рольләрне дә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнүче 4-8 яшьлек 36 бала уйнады. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы, актерлык осталыгы остазы, кино актрисасы, Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Гүзәл Сибгатуллина.
«Чын күңелдән зур командабызны беренче премьера белән котлыйм! Бу безнең өчен тарихи вакыйга. Илебезнең иң яхшы театрларының берсендә спектакль күрсәтү – безнең өчен зур бәхет! Шушы вакыт эчендә бик зур эш башкарылды. Спектакль алдыннан балаларның һәрберсе белән аерым сөйләшеп чыктым, кемнең нинди вазифалар икәнен аңлаттым, декорацияләрне дөрес итеп күчерү дә балалар өстендә иде. Алар нәниләр булуларына карамастан, зурлар белән эшләгән кебек эшләдек. Беренче чиратта, 4 яшьлек балалар белән эшләгәндә уртак тел таба белергә, кәефе юк икән – күтәрергә, дус булырга кирәк. Иң мөһиме, балалар белән бер-беребезне яратып эшләдек. Чөнки алар белән мәхәббәттә генә эшләп була. Шул очракта эшнең матур нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк. Без үзебез дә алардан күп нәрсәгә өйрәндек. Ә инде премьера чыгаруның авырлыгына килгәндә, кечкенә балалар еш кына чирлиләр, йә температура, йә җил чәчәге. Нәкъ бал кортлары кебек берсе авыртса, икенчеләре дә авырый башлый. Шуңа тулы составта җыелып кабатлау авыррак булды. Гомумән алганда, балалар барысы да булдырды! Мин алар белән горурланып утырдым. Шундый мөмкинлекләр өчен Казан Мэриясенә һәм Камал театры җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлемен! Мин бик бәхетле!», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Спектакльне Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Россия һәм Татарстан театр эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина, килгән кунаклар, әти-әниләр, дуслар, «Апуш» шәкертләре тамаша кылды.
«Без «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең эшчәнлеген башлап җибәргәндә спектакль куярбыз дип уйламаган идек. Ләкин узган ел «Гәүһәр» фестивалендә алар матур чыгыш ясады һәм без балаларның спектакль куярга әзер икәнен аңладык. Бу нәниләребезнең беренче эшләре, алар булдырдылар! Афәрин! Барыбыз да канәгатьлек хисен кичердек. Ә инде Камал театрының яңа бинасында «Апуш»лыларның беренче тапкыр чыгыш ясавы тагын да зур җаваплылык өстәде, һәм без җитәкчелеккә моның өчен бик тә рәхмәтле», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Спектакль өстендә зур иҗат командасы эшләде. Барлык костюмнар, декорация, музыка махсус спектакль өчен булдырылды. «Тыз-быз» спектакленә музыканы Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина иҗат итте. Аранжировщик – Кирилл Фурсов. Тамашаның сценографы, рәссамы – Юлия Кораблева. Ут рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Марсель Фатыйхов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов.
«Спектакль кую – бик җаваплы эш. Нәниләр белән спектакль кую турында бик озак уйладык. Чөнки әле кайберләренең сөйләм телләре дә бик ачылып җитмәгән, авазлар әйтелеше өстендә дә эшләргә кирәк. Спектакль чыгару дәверендә балалар авыр сынау узалар, бик зур эш башкаралар. Иң авыры аларның озын-озак репетицияләр барышында игътибарларын тоту булгандыр. Әлеге процесстан бизмәсеннәр, күңелләре кайтмасын иде. Алга таба да теләкләре тагын да көчәеп, аларны зур «Апуш»лылар рәтендә көтеп калабыз. Шунсы рәхәт, нәниләр ул җаваплылыкны сизмиләрдер дә, аларга сәхнәдә уйнау үзе зур бәхет. Һәм алар үзләренең самимилекләре белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Безнең шушы адымыбыз балаларда туган телебезгә мәхәббәт уятуда зур этәргеч булыр дип ышанып калабыз», – диде «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Искәртеп узыйк, әлеге мәктәп-студия 2023 нче елны Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ачылган иде. Төп максат – мавыктыргыч дәресләр аркылы балаларда татар теленә кызыксыну уяту, нәниләрнең тел байлыкларын арттыру. Шәкертләр белән тәҗрибәле остазлар – сәхнә теленнән Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, вокалдан Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алсу Фәйзуллина, сәхнә хәрәкәтеннән Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова шөгыльләнә.
Тамашачылар, әти-әниләр, килгән кунаклар спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады һәм нәниләрне премьера белән котлады. Кечкенә генә булсалар да, алар үзләрен зур артистлар итеп хис итте. Киләсе спектакль 28 май көнне шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасындагы универсаль залда булачак.