Новости и премьеры

«Апуш.Нәниләр» Казан Сабан туенда катнашты

Яңалыклар
20 июнь көнне Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узган Сабан туе бәйрәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе шәкертләре дә катнашты. Алар мөхтәрәм кунакларны – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны, Казан Мэры Илсур Метшинны, Россия Герое, «Алдынгылар хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орловны Сабантуй мәйданына җырлы-биюле чыгышлары белән каршы алдылар.