6 июнь 16.00дә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакле күрсәтеләчәк. Тамашачылар Казан Мэриясе тарафыннан ачылган, 30 яшь актерны туплаган студиянең тәүге эше белән танышачак. Керү ирекле.