Новости и премьеры

«Апуш»лылар тарихи вакыйганың шаһитләре булдылар!

Яңалыклар
20 гыйнвар көнне «Апуш» студиясе шәкертләре тарихи вакыйганың шаһитләре булдылар! Г.Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасында катнаштылар.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук мәдәният эшлеклеләре, шул исәптән Россиянең театр һәм кино актеры Владимир Машков катнашты.
Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркем шәкертләре «Мәкәрҗәдә театр» спектакленнән эпизод тәкъдим иттеләр.