Новости и премьеры

«Апуш» зур бәйрәм оештырып, театр сезонын япты

2024-06-05 12:00 Яңалыклар
«Апуш» татар балалар театр студиясенең музыкаль-театраль тамаша форматындагы театр сезонын ябу тантанасында 600гә якын кеше кунак булды.
4 нче июнь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ябу тантанасын уздырды. «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче 200гә якын укучы бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Чара башланыр алдыннан мәдәният үзәгенең фойесында килгән кунакларны Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» төркеме каршы алып торды. Бәйрәмнең җанлы музыкаль бизәлеше өчен дә алар җавап бирде.
Тамаша «Апуш» студиясе репертуарындагы спектакльләрнең җырларыннан башланып китте. Быелгы сезон премьералары – «Мәкәрҗәдә театр», «Бозны эреткән йөрәк», «Әкият китабы», «Авыл эте Акбай» спектакльләреннән өзекләр дә күрсәттеләр, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнүчеләр «Гәүһәр» фестиваленә әзерләгән «Дуслык» номерын тәкъдим итте.
«Борынгы философ Конфуций: «Бер еллык планың булса – рис утырт, ун елга булса – агач утырт, йөз еллык киләчәк турында уйласаң – балаларга тәрбия бир» дигән. «Апуш» студиясе нәкъ шушы сүзләрне истә тотып ачылды. Беренчедән, эшчәнлек татар телен саклау, үстерүгә юнәлтелгән, икенчедән, балалар үзләрен сәхнәдә ирекле, иркен тотарга өйрәнәләр. Сәхнәдә генә түгел, тактага чыкканда да, эштә дә, тормышта да бу аларга һәрвакыт ярдәм итәчәк. Безнең әти-әниләребез булмаса, әлеге студияне эшләтә, спектакльләр тудыра алмас идек, бик зур рәхмәт барыгызга да! Сез безгә шундый күп энергия бирәсез. Сезнең теләкләрегез балаларның чиста күңеле белән кушылып, әлеге эшчәнлектә шундый чиста энергия хасил итте. «Апуш» ул – гаилә һәм бу гаиләне һәрвакыт туплап торырга, берләштерергә кирәк. Гаилә булгач, төрле чаклар була, ләкин барыбер монда төп нәрсә – ярату. Шушы ярату бездә һәрвакыт көчәйсен генә. «Апуш» гаиләсен саклыйк, яклыйк!», – диде бәйрәм сәхнәсеннән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Музыкаль-театраль тамашаның алып баручылары балалар үзләре иде. Чара барышында шәкертләр 1 ел буе өйрәнгән осталыкларын күрсәттеләр. 3 төркем укучылары берләшеп, тизәйткечләр номеры тәкъдим итте, бу номерда студиянең сәхнә теле остазлары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дүләт драма һәм комедия артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова да катнашты.
Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән тәртипсез, шук укучылар турында шаян шигырьне дә яшь артистлар бик оста башкарды.
Бәйрәмдә шулай ук Гаилә елы уңаеннан әти-әниләргә багышлап, махсус шушы концертка шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән «Гаилә» дигән шигъри композиция тәкъдим ителде. Әлеге номерга хәрәкәтләрне студиянең хореографы Миләүшә Гыйльметдинова куйды. Балаларның хисле чыгышы залда утырган барлык әти-әниләргә дә тәэсир иткәндер.
«Чулпан» дигән тагын бер яңа җырлы-биюле композициягә хореографияне Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Артур Шәйдуллин куйды. Ә инде барлык номерларны, биш төркемнең дә балаларын бер сәхнәгә җыючы кеше – студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
«Бу бәйрәм сезонны йомгаклау һәм 5 студияне берләштерү чарасы. Бәйрәмгә әзерләнгәндә, филиаллар үзара аралашалар, бер айлык репетицияләр вакытында бер-берсе белән эшләргә өйрәнәләр, остазлар да берләшеп, уртак эш алып бара. Күп бала катнаша торган номерларда һәрберсенең кечкенә генә булса да өлеше булды, балалар үзләренең зур ансамбльгә кирәклекләрен, мөһимлекләрен тоярга тиеш, һәрбер студия баласын ничек тә күрсәтергә кирәк дигән максат куйдым. Күп кенә балалар үзләрен беренче тапкыр алып баручы ролендә дә сынап карады. Иң беренче чиратта балаларга, әти-әниләргә, безнең командага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Студия эшли башлавының беренче көненнән башлап без үзебезнең нинди зур һәм җаваплы миссия башкарганыбызны дәлилләргә тырышабыз», – диде Алия Фәйзрахманова.
Иң көтелгән мизгелләренең берсе – «Апуш» гимнының клибын тәкъдим итү иде. Берничә көн дәвамында төшерелгән бу клипта бөтен шәкертләр, шул исәптән нәни «Апуш»лар да катнашты.
«Әле күптән түгел генә без «Апуш.Нәниләр» филиалын ачкан идек, бик сәләтле нәниләребезне җыйдык, кайберәүләренә бары тик 4 яшь кенә иде, инде 10 ай узып та киткән! Бүген аларга сокланып карыйбыз. Алар бер команда, безне – остазларны, бер-берсен ярты сүздән аңлап, тоеп эшлиләр! Планнарыбыз зурдан! Киләсе сезонга көч туплыйбыз да, эшебезне дәвам итәчәкбез», – диде мәктәп-студиянең кураторы, кино актрисасы, Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина.
Бәйрәм ахырында барлык студия шәкертләре бер сәхнәгә чыгып, «Апуш» гимнын башкарды.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстанның халык язучысы, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, мәктәп директорлары һәм башка кунаклар тамаша кылды.
Музыкаль-театраль тамаша тәмамланганнан соң, бәйрәмнең тагын бер көтелгән икенче өлеше башланды. Студия шәкертләренә мактау грамоталары, «Апуш» логотибы төшерелгән худилар бүләк иттеләр, татлы торт белән сыйладылар. Шулай ук төрле күңел ачу чаралары да оештырылган иде: теләгән бала битенә аквагрим да ясата алды. Ә аннары чакырылган кунаклар – узган ел «Апуш»ның туган көнендә балалар белән чыгыш ясаган автор-башкаручы Илгиз Шәйхрәзиев һәм татар эстрадасының популяр артисты Ильнат Фәрхуллин белән ачык һавада дискотека дәвам итте. Барлык әти-әниләр, студия шәкертләре, остазлар рәхәтләнеп күңел ачты, «Апуш» ның 2 еллык эшчәнлегенә онытылмас мизгелләргә бай матур нәтиҗә ясалды!