25 август көнне Туфан Миңнуллин исемендәге икенче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә йомгак ясалды. 10-24 август көннәрендә Әтнә районында «Чулпан» лагерендә узган лаборатория күренекле драматургның тууына 90 ел булуга багышланган иде.
«“Апуш” студиясе 3 ел дәвамында бик матур эшчәнлек алып бара, уңай нәтиҗәләре белән сөендерә, шуңа да Республика җитәкчелеге әлеге юнәлешне тагын да популярлаштырырга, районнарда да колач җәйдерергә кирәклеге турында фикер әйтте. Шуңа лагерь форматыннан башларга булдык. Районнардан килгән балаларны да шушы театр дөньясы белән “агуландыру” иде төп максатыбыз. Миңа калса, максатыбызга ирешеп барабыз. «Апуш» балалар студиясенә килгәндә, Туфан абыйга багышлап, икенче ел рәттән «Күзлек» лабораториясе оештырыла. Бу – театр проекты гына түгел, ә заманча сәнгать аша татар телен саклау һәм үстерү буенча зур системалы эшнең мөһим өлеше. Туфан Миңнуллин һәрвакыт халык белән аның телендә сөйләште. Бүген яшь буын аның иҗатын яңадан ача, үз карашлары аша уздыра һәм үз күзаллауларын өсти. Бу – буыннар арасындагы иң яхшы диалог формасы һәм бөек драматургның мирасы илһамландыруның дәлиле. «Апуш» студиясе –актерлык осталыгына гына өйрәнү мөхите түгел, ә туган телдә тоемларга, фикерләргә һәм иҗат итәргә өйрәтә торган урынга әверелде. Туфан абый өчен, минемчә, әлеге чара иң зур бүләк булыр иде. Чөнки ул, беренчедән, балаларны бик ярата иде, икенчедән, әсәрләренең җанлы, тере булуын тели иде. «Мин язгач, аларга кагылмагыз», – дигәне булмады. Ул яңалыкларга ачык иде. Туфан абыйның рухы шат булсын. Әлфия апа Туфановнаның да бүген безнең белән булуы – зур бәхет» – диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Без Туфан абый белән якташлар, бер районнан, аның белән якыннан аралашкан кеше, әтием дә аның белән бергә укыган. Аның үзеннән “Сиңа туган көнеңә нәрсә иң зур бүләк булыр иде?” дип сорасалар, һичшиксез шушы чараны әйтер иде. Балаларның татарча матур итеп уйнаулары аның өчен зур бүләк булыр иде. Туган телебезне саклыйк, тел булмаса халык юк, диләр. Туфан абыйны шулай зурлап искә алулары һәм туган телебезне саклауда бик зур эш башкарганнары өчен балаларга һәм оештыручыларга бик зур рәхмәт», – диде Илдар Гыйльметдинов.
«Татар халкының үзенең Кол Гали, Габделҗаббар Кандалый, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Илһам Шакиров кебек күренекле шәхесләре бар. Туфан абый да алар белән бер тигез дәрәҗәдә. Ул «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын гына язган булса да, бөтен татар халкы өчен билгеле шәхес булыр иде», – диде Камил Ногаев.
«Безнең алда шундый бурыч куелгач, Туфан абыйның пьесаларын гына түгел, аның хикәяләрен дә карый башладым. Шулай укый-укый «Сания исемле кыз иде ул» дигән хикәясенә юлыктым. Беренче укуда ук ул миңа ошады, тарихы да бик үзенчәлекле, кызыклы тоелды. Бер караганда гади генә, тормышчан ситуация, ләкин анда күтәрелгән проблема һәрвакыт актуаль булачак, бик гыйбрәтле, сабак бирә торган әсәр ул. Асылында «кешедән көлмә, үзеңә кире әйләнеп кайтачак» дигән мәгънә ята», – диде Алмаз Сабирҗанов.
«Без Резеда Сәләхова белән балаларга: «Әйдәгез бергәләп драматурглар булып уйнап карыйбыз!» дидек. Ләкин аларның йөзендә курку күрдек. Күзләрендә: «Без булдыра алмыйбыз. Андый эшне диварга эленгән даһилар гына эшли ала. Алар – беләләр, ә без...»... Шулай шул. Алар өчен Туфан Миңнуллин – бөек драматург, классик, абый. Мәңгегә шунда – пьедесталда, дәреслекләр битләре бронзасында калган кеше. «Әйдәгез, эшләп карыйк» – дидек! Театр лабораториясе — эзләнү, уйлану һәм иң кызыклысы — хаталар ясау өчен бирелгән алан бит! Монда иң мөһиме — процесс! Нәтиҗәдә, балалар Туфан абыйның һәйкәл түгеллеген тоя башладылар. Ул ниндидер ерак һәм үткән хәлләр турында язмаган, үзе турында, гади һәм мәңгелек хисләр турында: шикләнү һәм мәхәббәт, курку һәм уңышлар турында язган. Яза башлагач, балалар Туфан абый бөеклеге аның гадилегендә икәнен тоя башладылар. «“Бөек абый” безнең кебек үз хакыйкате һәм үз авырлыклары турында язган икән» – дигән фикергә килә башладык. Киләсе этап тагын да катлаулырак булды. Бу текстны сәхнәдә уйнап күрсәтергә түгел, ә узең аша үткәреп, ихлас итеп, маскалар кимичә, йөрәгең аша үткәреп сөйләргә, персонаж аша зал белән «тет-а-тет» сөйләшергә кирәк иде. Булдырдыкмы? Белмим. Тамашачы аңлый алырмы? Бу мөһим түгел. Безнең төп бурычыбыз – Туфан абый образыннан һәм үзебездән «мин»ләребез тирәсенә уралган катламны (броняны) тар-мар итү иде. Ә тамашачының залдан нәрсә алып китүе – бу инде аның үзенең эчке иҗаты, аның үз күңеленең шәхси эше. Сәнгать – бөекләргә табыну тәҗрибәсе түгел, ә үзенең «МИН»еңне икенче берәүнең «МИН»ендә танып, ялгызлык хисеннән арыну ысулы. Бу лабораториядә Туфан абый безгә сүзнең корал икәнен аңлатты. Шул коралны без дә кулланырга тырыштык», – диде Резеда Гарипова.
«“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасына нигезләнеп, балаларның күзаллавын тагын да баету, арттыру, аларның фикерләүләрен киңәйтү өчен яңа тарих язу идеясе нәкъ менә Резеда Ирековнаның башына килде. Һәм ул идеяне Алия Госмановнага тәкъдим иткәч, ул хуплап алды. Иң элек әлеге пьесаны барлык балалар белән утырып укыдык һәм берничә факт тәкъдим иттек һәм балаларны төркемнәргә бүлеп, шушы фактларга таянып, этюдлар әзерләү бурычы куйдык. Аннан соң алар тәкъдим иткән тарих белән үзебезнең идеяләрне бергә туплап, «Ә-Ә» дигән эскиз дөньяга килде. Балалар башта “әле уйныйсы гына түгел, язасы да була мени” дип бик аптырадылар. Аннан соң процесска кереп киткәч, моның ни дәрәҗәдә кызыклы икәнен, чикләр булмавын, фантазияне рәхәтләнеп эшкә җигеп үзеңне драматург буларак та сынап булганын аңлагач, аларга бу процесс ошап китте. Күп кенә бала яңа яктан ачылды: кайберсенең идеяләре шәп иде, кайберсе актерлык осталыгы ягыннан үсте. Үзебез өчен дә кызыклы процесс булды. Әлбәттә, Туфан абыйның юбилей елында, аңа ияреп яңа текст язу, аны дөньяга чыгару – батырлык дип саныйм. Ләкин лаборатория ул шуның өчен бирелгән дә, анда гадәттә чикләр булмый һәм экспериментлар белән шәгыльләнергә мөмкин. Әлфия Туфановна үпкәләп калмагандыр дип ышанып калабыз. Балалар да бик яратып, тырышып эшләделәр һәм үзләре дә нәтиҗәдән канәгать калдылар кебек. Шунсын да әйтергә кирәк, безнең отрядта «Апуш» шәкертләре күп түгел иде, 20 баланың 15е Республиканың башка районнарыннан килгән балалар иде. Аларның шушындый яңа дөньяга чумулары һәм канәгать булып туган якларына кайтып китүләре безне тагын да шатландырды һәм күңелдә канәгатьлек хисе уятты», – дип уртаклашты Резедә Сәләхова.
«Быел да Туфан абыйга багышланган «Күзлек» лабораториясе була дигәч, мин эзләнә башладым. «Айбулат» әсәрен укып чыккач, ул мине бугазымнан тотып алды һәм җибәрмәде. Ул үзенең актуальлеге һәм күп кешегә таныш булмавы белән җәлеп иткәндер. Монда күп темалар күтәрелә: ата-ана белән бала мөнәсәбәте дә, куркаклык һәм рух көчлелеге дә. Ә Айбулатның: «Мин – кеше» дигән сүзе һәрберебездә өмет уятадыр дип уйлыйм. Быелгы лаборатория Әтнә лагерендә узды, остазлар өчен иң зур кыенлык – юл мәсьәләсе булгандыр дип уйлыйм. Ә балалар белән без бик җылы һәм продуктив эшләдек», – диде Булат Гатауллин.
«Лабораторияне лагерь форматында оештыру тәҗрибәсе бик үзенчәлекле һәм бик тә кирәкле. Беренче чиратта, остазларга эзләнүләр һәм аларның иркенлеге өчен. Чөнки спектакль куйганда ниндидер кагыйдәләргә таянасың, тамашачы турында уйлыйсың. Ә монда үзеңә үзең экспериментлар куя аласың, күптәннән күңелеңдә йөрткән хыялларыңны тормышка ашыра аласың. Мәсәлән, шәхсән үзем пластик уйлану турында гел хыялланып йөри идем. Икенче яктан, бик кысан вакыт эчендә эш итәргә тиешсең. «Читлек» әсәрендәге фәлсәфә ошый миңа. Һәрбер персонажның үз дөреслеге бар: читлектәге һәм читлекнең бу ягындагы, качырга теләгән һәм теләмәүче. Алар минем тормыштагы карашыма бик якын. Икенче мөһим әйбер, балалардан сорап эш итү, аларга нәрсә якынрак икәнен ачыклау. Аларга бирелгән беренче сорау «Синең читлегең нәрсә?». Кемнеңдер чикләве сәламәтлегенә бәйле, кемгәдер ачык кием киюне тыялар... Алга таба шул читлектән чыгарга кирәкме яисә аның белән яшәргә өйрәнәсеме? Эскизда бу сорауларга җавап әле табылып бетмәгән, шуңа күрә дә ул эскиз бит, лаборатория. Тамашачыга бик аңлашылып та бетмәскә мөмкин, монда иң мөһиме эзләнү процессы, лаборатория моңа зур мөмкинлек бирә», – диде Алия Фәйзрахманова.
«Әтиемнең юбилей көнендә сезнең арада утыру бик тә күңелемә рәхәт, үземне бик тә бәхетле хис итәм. Балалар Туфан Миңнуллин исемен шушы матур бинада кабатлыйлар. Димәк, әтиемнең киләчәге бар, бик зур рәхмәт сезгә! Барыгызны да бик нык яратам», - диде ул.