26 март көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Көндәлек» дип аталган биографик драма тәкъдим итте.
«Әлеге әсәр Казан Мэриясе оештырган «Алмачуар» драматургия бәйгесе өчен махсус язылды. Бу пьеса нигезендә – гаиләбез тарихы. Төп герой Равил – минем бабам. Әсәрдәге барлык вакыйгалар да чынбарлыктан алынган. Спектакльдән соңгы хис-кичерешләр шундый көчле! «Апуш» студиясе артистларының ихлас уены, вакыйгаларны үз йөрәкләре аша үткәрә белүләре сокландырды. Спектакльнең бөтен иҗади командасына зур рәхмәтемне белдерәм. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльнең дөнья күрүе олы мәгънәгә ия», – диде пьеса авторы, язучы Гөлүсә Батталова.
«“Апуш” мондый җитди материалга беренче тапкыр алына, драматик тарих балалардан да, иҗат төркеменнән дә зур батырлык сорый. «Көндәлек» спектакле безнең өчен «Алмачуар» конкурсында җиңгән пьесаның сәхнәгә чыгуы буларак та кадерле. Чөнки пьеса кәгазь битендә генә калмады, шул арада сәхнәгә дә чыкты. Гөлүсә Батталова сүзләренчә, бер ел элек әле ул әсәр язылмаган да булган. Киләчәктә бу пьесаны профессиональ театр сәхнәләрендә дә күрергә язсын, Спектакльнең гомере озын булсын!», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Спектакльне караганнан соң, шунда ук әсәрнең үзен табып укыйсы килү теләге туды. Сугыш ветераннарын, шул чор әби-бабаларын исән килеш күрмәгән, алар белән рәхәтләнеп сөйләшә алмаган безнең балалар бу спектакльне, һичшиксез, карарга тиеш! Сугыш ул – фронттагы хәрби хәрәкәтләр генә түгел, ә, тылда хезмәт итү дә, өшеткеч салкыннарда ач һәм ялангач яшәү дә. Әби-бабаларыбызның бер кайгысыз балачаклары да булмаган, бик иртә картайганнар, чөнки сугыш беркемне дә кызганмаган. Режиссер, остазлар, балалар – чын талант, һәр мизгел, һәр күренеш мәгънә һәм гамәл белән тулы булырлык итеп барысын да уйлап тамашачыга җиткерү һәм балаларның чын профессиональ артистлар кебек үзләре аша үткәреп уйнаулары өчен бик күп көч куярга кирәк. Балалар 100% башкарып чыкты – без һәр сүзгә һәм хәрәкәткә ышандык. Иҗади командага, остазларга сокланам, барысы да бик талантлы, мәгънәле һәм үз эшенең профессионалы. Пьеса авторына да рәхмәт шушындый шедевр өчен! Спектакльнең гомере озын булсын. Бу – тарих һәм ул һич кенә дә онытылырга тиеш түгел!», – дип хисләре белән уртаклашты спектакльне карарга килгән Алсу ханым.