10-24 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе беренче тапкыр лагерь форматында Татарстанның Әтнә районында уза. «Күзлек» лабораториясе күренекле драматургның тууына 90 ел булуга багышлана.
Быел лабораториянең географиясе киң: анда 7-17 яшьтәге «Апуш» татар балалар театр студиясе һәм Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының театр студияләрендә шөгыльләнүче 117 бала катнаша. 2 атна дәвамында катнашучылар «Чулпан» балалар лагерендә яшәчәк. Лаборатория кысаларында алар төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә катнашачак. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар да әзерләнәчәк. Ике атналык лаборатория нәтиҗәсе буларак 25 август – драматургның туган көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында, Көнчыгыш залында «Күзлек» фестивале узачак.