29 апрель көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында «Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Спектакльдә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнашты. Бу аларның тәүге спектакле.
«Сарымсак» дип аталган яшүсмерләр өчен пьесаның авторлары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов һәм Резеда Гарипова. Авторлар әлеге пьесаны студия өчен махсус иҗат итте.
«Җир йөзендә һәммәбез дә кечкенә бер сарымсак» – шушы слоган астында узучы спектакль төрле сынаулар алдында калган яшүсмерләр турында.
Алтынчы сыйныф укучысы Азамат сеңлесе Әминә белән кечкенә генә бер шәһәрдә яши. Спектакльдә вакыйгалар аларның гаиләсе башка фатирга күчкәч башланып китә, балалар мәктәпләрен дә алыштырырга мәҗбүр була. Яңа тормыш геройлар алдына зур сынаулар куя: катлаулы карарлар кабул иткәндә, җитди мәсьәләләр чишкәндә, ничек итеп намуска тугры калырга? Җаваплылык – бүгенге көндә безнең арадан юкка чыгып баручы күренешме, әллә кешелекнең төп сыйфатымы? Спектакльнең асылы әнә шунда һәм ул шушы сорауларга җавап бирергә тырыша.
«Мин үзем чын мәгънәсендә яшүсмерләр дөньясына сәяхәт кылдым. Аларның хыялларын, куркуларын һәм балачакка хас хисләрен аңлар өчен без студия шәкертләре белән бик күп сөйләштек, аралаштык, серләребез белән уртаклаштык, кешегә сөйли алмый торган кичерешләрен алар миңа аноним рәвештә җибәрделәр. Шуларның барысын да барлап, балаларга таянып язылган әсәр, «кискен», кабатланмас яшүсмерлек чоры турында спектакль барлыкка килде. Безнең төп максат – яшь тамашачы, яшь буын белән әңгәмә кору. Чөнки алар – безнең киләчәк. Ә спектакльдә яңгыраган һәр сүз – бүгенге көннең хакыйкате», – диде автор, спектакльнең режиссёры һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркемнең актерлык осталыгы остазы Резеда Гарипова.
Спектакльне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае директоры Ленар Шакиров, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист Алмаз Хәмзин һәм «Апуш» студиясе шәкертләре, остазлар, әти-әниләр, дуслар, туганнар карады.
«Беренче елларны без Казандагы мәдәният йортларында эшләсәк, узган елның сентябрендә студиянең яңа төркемен Казан читендә – Дәрвишләр бистәсендә ачып җибәргән идек. Бу – безнең өчен яңа тәҗрибә. Уңышлы эшләп китсәләр, киләчәктә Казан читендә урнашкан башка мәйданнарны да караячакбыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Спектакльне зур иҗат командасы әзерләде: тамашаның сценографы, рәссамы – Гүзәл Сәфәргалиева. Хореографлар – Миләүшә Гыйлметдинова, Екатерина Губанова. Композитор – Резеда Гарипова. Аранжировщик – Марат Шәяхмәтов. Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.
Спектакльдә яңгыраучы җырлар: «Сарымсак» (И.Хафизов сүзләре, Р.Гарипова көе), «Сөйлә» (И.Хафизов сүзләре, Р.Гарипова көе), «Ирләр булыйк» (Р.Гаташ сүзләре, М.Шәяхмәтов көе).
«Пьесаны декабрь аенда яза башлаган идек һәм эш барышында бергәләп утырып, сүтеп җыйдык. Резеда Ирековна режиссер буларак та кем-кайсы рольдә уйныйсын күрә, белә, чамалый бит инде, шуңа күрә үз фикерләрен, теләкләрен әйтә иде дә, аннары үзгәртеп язгач, кабат бәхәс туа иде, чөнки бу эш ир-ат һәм хатын-кыз күзаллавы белән үрелеп барды. Шулай итеп бәхәсләшеп тә, ярдәмләшеп тә бергәләп эшләдек. Җырларны язганда да, текстын җибәрә идем дә, аннары Резеда Ирековна 1 сәгатьтән көен дә язып куя иде. Безнең моңа кадәр башка проектларда, спектакльдә дә эшләгән булды, ә балалар өчен пьеса язу аеручы кызык, онытылмаслык тәҗрибә булды», – диде Илфак Хафизов.
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, сәхнә теле остазы Ирек Кашапов, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйлметдинова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты, вокал остазы Гөлнара Байназарова әзерләде.
Тамаша башланыр алдыннан, хәйрия максатыннан спектакльгә багышланган ярминкә оештырылган иде. Теләгән һәр кеше төрле тәм-томнар, блокнот, сарымсак уенчыклары сатып ала алды. Спектакль тәмамлануга ук җыелган акчалар иясенә тапшырылды.
Бүгенге замананы ничек бар – шулай күрсәтүче әлеге спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте, артистларга аягүрә алкышлап, аларны премьера белән котлады. Студиянең чираттагы тамашалары май аенда булачак, аларның көннәре һәм урыннары белән «Апуш» студиясенең Вконтактедагы рәсми төркеменнән укып белә аласыз.