22-25 апрель көннәрендә Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең финал этабы булып узды. Җиңүчеләр рәтендә «Апуш» татар балалар театр студиясе дә бар иде.
Исегезгә төшерәбез, 27 мартта, Халыкара театр көнендә, «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә 2нче урын, «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә абсолют җиңү яулаган иде. Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Узган ел әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңеп чыкты.
Фестивальнең финал көннәрен матбугат конференциясе белән ачып җибәрделәр. Очрашуда модератор буларак Удмуртия Республикасының мәдәният министры Владимир Соловьев та канташты.
Фестиваль кысаларында бик бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Дүрт көн дәвамында җиңүчеләр үзләренең спектакльләрен күрсәтте. Ижау шәһәрендә узган тантанада «Апуш» шәкертләре тамашачы хозурына студиягә җиңү китергән «Кечтүк» спепктаклен тәкъдим итте. Катнашучылар шулай ук бөек композитор Петр Чайковскийның туган ягы – Воткинск шәһәрендә кунак булдылар, аның музей-йортын күрделәр һәм шәһәрнең матур урыннары буенча җәяүле экскурсиядә катнаштылар.
Катнашучылар һәм коллектив җитәкчеләре өчен Удмуртиянең Курчак театрында мастер-класслар үткәрелде, кунакларны Удмуртиянең традицион милли мәдәнияте белән дә таныштырдылар. Милли китапханәдә ГИТИС педагоглары Марина Орёл һәм Роберт Елкибаев белән иҗади очрашу узды. Фестивальнең ахыргы көне бүләкләү тантанасы һәм зур концерт белән тәмамланды.
«Апуш» шәкертләре һәм остазларын чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да зурдан-зур иҗади уңышлар телибез һәм яңа спектакльләрен көтеп калабыз!