«Апуш» татар балалар театр студиясе географиясен киңәйтә. Бик тиздән студия Казан шәһәренең Бауман урамында урнашкан бинада ишекләрен ачачак. Кастинг нәтиҗәләре буенча төркемгә 9-15 яшьлек 30 бала сайлап алыначак.