15, 16 декабрьдә «Апуш» татар балалар театр студиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте.
«Бу әсәр нәкъ «Апуш» студиясенә атап, андагы бала санына карап, балаларның яшь үзенчәлеген исәпләп язылды. Бик кызык кына вакыйга килеп чыкты кебек. Алиянең фантазиясе, күзаллавы көчле, язу процессында да, бергәләп уйлашып үзгәрешләр керттек, балалар да үз фикерләрен әйттеләр. Эш процессында бик күп әйберләр эшләнелде. Җәй башында язылган пьеса белән соңгы вариант шактый аерыла. Спектакльнең финал җыры, гомумән, әле 1 атна элек кенә язылды», – дип уртаклашты Резедә Гобәева.