«Апуш» татар балалар театр студиясе Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итте. Тамашаны 700гә якын кеше карады.
«Халыкара туган тел көнендә Ленин мәдәният йортына премьерага килү традициягә кереп бара. Узган ел «Кечтүк» дигән заманча спектакль тәкъдим ителсә, быел шундый традицияләрне, классик драматургларны, фольклорчыларны күрсәткән спектакль белән сөендердегез, рәхмәт сезгә! Ике жанрда да эшләү, әлбәттә, остазларның осталыгы. Җанны биреп эшләгәндә генә шундый уңышларга ирешеп була», – диде сәхнәдән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Театр дөньясы һәркемгә дә кызык. Без үзебез дә театрда эшләсәк тә, аның бөтен серләрен ачып бетерә алмыйбыз. Балалар белән әнә шул серләрне ачарга теләп, шул ук вакытта «Сәйяр» труппасына, беренче драматургларыбызга, актерларыбызга мәдхия буларак иҗат иттек әлеге спектакльне. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев аны классик татар пьесаларына, Г.Камал, К.Тинчурин, Таҗи Гыйззәт әсәрләренә нигезләнеп язды. Балаларга, иң беренче чиратта, яулыкларны ничек бәйләргә, чулпыларны, чабаталарны, читекләрне ничек кияргә кирәклеген күрсәтәсе килде. Премьерага әзерләнгән вакытта «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен карадык. Элеккеге вакыттагы көйләр турында лекцияләр тыңладык. Спектакльне чыгару җиңел дип әйтмәс идем, ләкин әлеге процесс бик кызык һәм бик рәхәт булды», – диде Миләүшә Шәйхетдинова.
«Балаларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, тагы да остаралар. Алар болай да бик сәләтле балалар, без бит аларны кастинг аша сынап алабыз. Әмма 2 ел узганнан соң балаларны чын артистлардан аерып та булмый дип әйтер идем. Безнең максатларыбыз – сәхнәдән тавышыңны җиткерергә, сулыш белән эшләргә, образга кереп, үзеңне профессиональ дәрәҗәгә күтәреп артист һөнәренә өйрәтү. Студиябезнең мөһим таләпләренең берсе – татар телен белү. Әмма җитешмәгән як булса, без аның өстендә эшлибез. Яраткан татар телебез яшәсен иде, шуңа күрә дә телебезне саклап калу һәм үстерү өчен тырышабыз да», – диде Зөлфия Вәлиева.
«Газиз милләттәшләрем, бу матур көндә бер фикерне генә җиткерәсем килә: балаларның чыгып шушы сәхнәдә катнашулары өчен мин чиксез рәхмәтлемен. Барыгызны да шундый матур бәйрәм белән тәбрик итәм», – диде Әзһәр Шакиров.
«Мин көнләшеп утырдым. 86 яшькә җитеп, бу эшне эшләмәгәнемә үкенәм. Ләкин минем теләгемне үтәделәр. Бу балалар, бу артистлар шулкадәр ут чыгарып, профессиональ дәрәҗәдә уйныйлар. Музыка, сәхнә бизәлеше, актерларның уены, тамашачылары да – барысы да талантлы. Рәхмәт барыгызга да», – диде Рабит Батулла.