Новости и премьеры

«Апуш»лылар ярата да яраттыра да беләләр!

2025-05-13 10:00 Яңалыклар
Кичә, 12 май көнне, Г.Камал театрының кече залында «Апуш» студиясе чираттагы тапкыр «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен күрсәтте. Тамашачылар арасында Балтач районы Норма авылы балалары да бар иде. Әле күптән түгел «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеме үзләре Балтач районына кунакка кайттылар, чөнки Балтачның Норма авылы балалары «Кечтүк» спектаклен бик ошатып, үзләре дә сәхнәләштерделәр.

Бу юлы инде «Апуш» Балтачлыларны кунак итте. Иң элек Шәрык клубында остазлар – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова кунакларга актерлык осталыгы, сәхнә теле буенча мастер-класс үткәрде, аннары Г.Камал театрында бергәләшеп спектакль карадылар. Тамашачылар арасында спектакльне карарга махсус килгән Башкортостан кунаклары да бар иде. Алар үз чиратында «Апуш»лыларны Уфага кунакка чакырды.

Тамашачылар барысы да спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, бик күп матур сүзләрен, теләкләрен җиткерде. Менә шулай «Апуш» иҗаты Балтач-Казан арасында дуслык күпере салды. Киләчәктә дә шундый матур очрашулар, яңа танышулар күп булсын.