Новости и премьеры

«Апуш»лар – Дәрвиштә! Кастинг нәтиҗәләре билгеле!

Яңалыклар
15 сентябрь көнне Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең чираттагы кастингы булып узды.
«Апуш» татар балалар театр студиясе тагын да киңәя: Дәрвишләр бистәсендә студиянең алтынчы төркеме эшли башлаячак. Шул уңайдан, әлеге төркемгә кичә кастинг узды. Аның нәтиҗәләре буенча 8-15 яшьлек 21 мәктәп укучысы сайлап алынды.
Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, алар жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде. Катнашучыларның сәләтләрен режиссёр, педагог Резедә Гарипова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Гөлнара Байназарова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйльметдинова һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.
«Кичә искиткеч көн булды! Берсеннән берсе уникаль, сөйкемле, талантлы, ихлас сабыйлар! Студиягә эләккән Һәр баланың күңел төпкелендә даһилык яшеренгән. Аны эзләп табып, баланың табигать тарафыннан бирелгəн сəлəтен үстереп, иҗади шəхес итеп тəрбиялəү – безнең төп вазифабыз. Чөнки, талантлы яшьлəр – киләчәкнең зур байлыгы!», – диде Резедә Гарипова.
Кастингны уңышлы узган балалар Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Профессионал остазлар барлык дәресләрне дә татар телендә алып барачак.
Кастинг нәтиҗәләре:
1. Гәрәфиева Зәринә
2. Нәбиуллина Лилиана
3. Зиннәтуллина Ильдана
4. Заһидуллина Әминә
5. Мирсәяпова Мәликә
6. Зәйнетдинов Әсхәт
7. Хәбибуллин Солтан
8. Халикова Мәрьям
9. Батыршина Рузалина
10. Сәйфетдинова Сәйдә
11. Галиәхмәтова Ясминә
12. Галиәхмәтова Рүзилә
13. Корбанаева Сәмирә
14. Сабирова Галия
15. Ильясова Камилә
16. Җиһаншина Ләйсән
17. Гарифҗанов Азамат
18. Яншов Айнар
19. Гатауллина Гөлфинә
20. Гыйльметдинов Рәхим
21. Сираҗиев Кәрим