«Апуш» татар балалар театр студиясе Пермь шәһәрендә булып узган «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасында Республика данын яклады. Алда – Мәскәү сәхнәсе!
«Барыгызны да әлеге фестивальдә сәламләвемә бик шатмын. Фестивальнең җиңүчеләрен зур өметләр белән үзебезнең зур балалар фестивалендә көтәчәкмен. Безнең актерлык остаханәләрендә катнашырлар һәм Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтерләр дип өметләнеп калам. Очрашканга кадәр!», – дип теләкләрен җиткерде.