22 октябрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә узган сайлап алу турында 100гә якын укучы үз көчен сынады.
«Балалар барысы да бик сәләтле, яхшылап әзерләнеп килгәннәр, һәр баланың үз «фишка»сы бар. Кемдер шигырь белән алдырса, кемдер уен кораллары белән үзенә каратты. Балаларның күзләрендә очкын, студиягә эләгергә теләүне күрү бик сөендерә. Минем Казан театр училищесында укыту тәҗрибәм булса да, биредә балалар әле кечкенә булганлыктан, аларга игътибар да күбрәк кирәк, чөнки аларның хис-кичерешләре секунд саен үзгәреп тора. Минем үземә кастинг бик ошады, балалар белән эшли башлауны түземсезлек белән көтәм, тиздән без театр дөньясына бергәләп чумарбыз», – диде Зөлфәт Закиров.