Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясенең кастинг нәтиҗәләре билгеле!

Яңалыклар
22 октябрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә узган сайлап алу турында 100гә якын укучы үз көчен сынады.
Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, барлык укучылар да жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде. Катнашучыларның сәләтләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага бәяләде.
«Балалар барысы да бик сәләтле, яхшылап әзерләнеп килгәннәр, һәр баланың үз «фишка»сы бар. Кемдер шигырь белән алдырса, кемдер уен кораллары белән үзенә каратты. Балаларның күзләрендә очкын, студиягә эләгергә теләүне күрү бик сөендерә. Минем Казан театр училищесында укыту тәҗрибәм булса да, биредә балалар әле кечкенә булганлыктан, аларга игътибар да күбрәк кирәк, чөнки аларның хис-кичерешләре секунд саен үзгәреп тора. Минем үземә кастинг бик ошады, балалар белән эшли башлауны түземсезлек белән көтәм, тиздән без театр дөньясына бергәләп чумарбыз», – диде Зөлфәт Закиров.
Кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә 8-15 яшьлек 40 мәктәп укучысы сайлап алынды. Алар «Московский» мәдәният үзәгендә сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Профессионал остазлар барлык дәресләрне дә татар телендә алып барачак.
Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» татар балалар театр студиясе әлеге төркемне Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ача. Аңа кадәр, көз башында, 4-8 яшьлекләр өчен «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылган иде.
Кастингны уңышлы узган укучылар исемлеге:

1. Фазылҗанов Зиннур 8 яшь

2. Шәфигуллин Азат 8 яшь

3. Галеева Ралина 8 яшь

4. Дәүләтшин Салават 8 яшь

5. Газизова Нәфисә 8 яшь

6. Таҗиева Мәрьям 9 яшь

7. Төхвәтуллина Наилә 9 яшь

8. Фәйзуллин Әмир 9 яшь

9. Мостафин Ризван 9 яшь

10. Малаткин Самат 9 яшь

11. Низамиев Азат 9 яшь

12. Әхмәтшина Зилә 9 яшь

13. Вафин Рамай 9 яшь

14. Галиев Сөләйман 9 яшь

15. Гыйматдинов Солтан 9 яшь

16. Зарипов Әскәр 10 яшь

17. Камалдинова Диләрә 10 яшь

18. Гарифҗанов Сәйдәш 10 яшь

19. Сабирҗанова Аделия 11 яшь

20. Хөсәенова Ләйсән 11 яшь

21. Демидов Никита 11 яшь

22. Исянов Муса 11 яшь

23. Асатова Әдилә 11 яшь

24. Вәлиуллин Рамиль 11 яшь

25. Галләмова Нәфисә 11 яшь

26. Шәйдуллина Камилла 12 яшь

27. Галиев Әмирхан 12 яшь

28. Демидов Илья 12 яшь

29. Заппарова Мәрьям 12 яшь

30. Ибрагимова Газизә 12 яшь

31. Валиулова Әминә 12 яшь

32. Сафина Мәликә 13 яшь

33. Шамкаев Адель 13 яшь

34. Бектимирова Мәликә 13 яшь

35. Гыймадиева Азалия 13 яшь

36. Хәсәнова Таңсылу 14 яшь

37. Гәрәфиева Нәргизә 14 яшь

38. Гарипова Азалия 14 яшь

39. Минһаҗева Динә 14 яшь

40. Насыйбуллина Әдилә 15 яшь