8 апрель көнне 16.00 сәгатьтә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын күрсәтәчәк. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында тамашачылар хозурына язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектакле тәкъдим ителәчәк.
«Балалар өчен бу яңа тәҗрибә, театр сәхнәсенә беренче адымнарыбызны ясыйбыз. Шуңа спектальгә бик зур дулкынлану белән тотындык, беренче премьераны Камал театры сәхнәсендә күрсәтү – бер яктан бәхет булса, икенче яктан, бик җаваплы эш. Репетицияләребез кыш башында ук башланды, рольләрне бүлү, биюләр, җырлар өйрәнү, костюмнар тектерү, декорацияләрне кайгырту – барысы да профессиональ театрлардагы кебек» – дип уртаклашты ул.