«Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Яңа спектакльне 400 кеше карады.
«Бу бик дулкынландыргыч, бик мөһим вакыйга, чөнки биредә шөгыльләнүче «Апуш» шәкертләре бүген зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясый. Шушы әсәр белән ясаулары автор өчен дә икеләтә дулкынландыргыч һәм күңелле. Әлбәттә, «Апуш»та укучылар белән үз эшенең осталары, профессиональ кешеләр, артистлар шөгыльләнә. Шуңа курә балалар гына булсалар да, мин аларны профессионаллар дип саныйм. Бүгенге көндә бик дулкынланып, чын мәгънәсендә әкият карарга, әкият дөньясында йөзәргә дип килдем. Минем үземнең дә кызым бар, һәм аңа бәләкәйдән төрле әкиятләр сөйли идем, матур килеп чыккан сюжетларны соңыннан әкияттә дә кулландым. Әлеге пьесаны язуга балаларым илһамландырды дисәм дә ялгыш булмас. Шушы спектакльләр белән илһамланып, киләчәктә дә балалар өчен пьесалар туар дип ышанып калам», – диде пьеса авторы Шамил Фәрхетдинов.
«Балалар белән эшләү – ул үзе бер могҗиза, әкият, чөнки аларга биремнәрне, таләпләрне куйганда, алар шул процесска ничектер кереп чумалар, кайбер артистлар да аның кадәр үк булмаска мөмкин. Алар хыялланып, уй-хис кичерешләрен күрсәтеп, бирелеп эшлиләр. Бүген безнең старт, “финишняя прямая” түгел, бу безнең беренче эшебез, киләчәктә тагын да әкиятләр, зур спектакльләр чыгарырбыз. Балалар булдыралар, вакытыбыз кысанрак булса да, алар бирешмәделәр. Әзерләнгән вакытта җылаштык та, көлештек тә, акырыштык та, бу – театр, театр ул – коллектив эше. Без монда бер гаилә сыман, бер-беребезне тоеп, аңлап, бүгенге көнгә әкиятебезне китереп җиткердек», – диде Зөлфәт Закиров.
«Балалар белән эшләү миңа бик ошый. Алар белән яшәрәсең, үзеңне һаман бала итеп хис итәсең, уйныйсың, үзеңдә булган бөтен тәҗрибәңне аларга тапшырасың. Кайбер балалар сәхнәгә беренче тапкыр чыга, шуңа күрә репетицияләр вакытында авырлыклар булмады түгел, ә кемнеңдер сәхнәдә уйнау, җырлау, бию тәҗрибәсе инде бар иде. Хәзер алар әзер дип әйтергә була. Бүген бәйрәм һәм ул югары дәрәҗәдә булыр дип өметләнеп калам. 3 ай дәвамында балалар үстеләр, үзгәрделәр. Кайбер персонажлар әле 2 атна элек кенә “сыеграк” булсалар, шушы вакыт эчендә алар үзләрен җыйдылар. Бу, минемчә, зур прогресс. Остазлар тарафыннан тагын бер миссия – бөтен балаларда сәхнәгә чыгу теләге уяту, сәхнәдә син ләззәт алырга тиеш, ләкин ул ләззәтне алу өчен бик зур эш башкарырга кирәк», – диде Артур Шәйдуллин.
«Бик матур спектакль туган. Бу сәхнәгә чыгу гына түгел, ә татар дөньясына тагын да ишекләр ачылу. Чөнки сез татар телендә сөйләшәсез, татарча җырлыйсыз, биисез, һәм безнең өчен бу иң мөһиме. Әти-әниләр, «Апуш»ның башка төркемнәре сезне шундый яратып, алкышлап утырдылар. Бу тамашачыларга да зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бер-берегезне хөрмәт итеп, бер-берегезгә терәк булып яшәгез. Сез безнең чын байлыгыбыз, безнең өчен иң мөһиме сезнең бәхетле булуыгыз. Алга таба да шундый матур пьесалар, спектакльләр туар дип ышанабыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Балабыз туган телебезне онытмасын өчен шундый татар мохитенә бирәсебез килде. Нәтиҗәсен дә бик күрәбез, монда үзенең дусларын тапты, яратып йөри, күңеленә ошый. Репетицияләр тыгыз булганда да, беркайчан да ардым дими, әйдә тизрәк барыйк, соңга калмыйк дип тора, без әлеге эшчәнлектән бик тә канәгать, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз», – диде студиягә йөрүче шәкертнең әнисе.