Новости и премьеры

Әкиятләрне балалар гына түгел, олылар да үз итте!

Яңалыклар Премьералар
«Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Яңа спектакльне 400 кеше карады.
13 май көнне Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре тамашачыларга тәүге иҗат эшләрен, чын әкият кануннары буенча сәхнәләштерелгән «Әкият китабы» дип исемләнгән музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Тамаша драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелды. Премьерада студиягә йөрүче 34 бала да катнашты. Бу аларның беренче спектакльләре.
«Бу бик дулкынландыргыч, бик мөһим вакыйга, чөнки биредә шөгыльләнүче «Апуш» шәкертләре бүген зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясый. Шушы әсәр белән ясаулары автор өчен дә икеләтә дулкынландыргыч һәм күңелле. Әлбәттә, «Апуш»та укучылар белән үз эшенең осталары, профессиональ кешеләр, артистлар шөгыльләнә. Шуңа курә балалар гына булсалар да, мин аларны профессионаллар дип саныйм. Бүгенге көндә бик дулкынланып, чын мәгънәсендә әкият карарга, әкият дөньясында йөзәргә дип килдем. Минем үземнең дә кызым бар, һәм аңа бәләкәйдән төрле әкиятләр сөйли идем, матур килеп чыккан сюжетларны соңыннан әкияттә дә кулландым. Әлеге пьесаны язуга балаларым илһамландырды дисәм дә ялгыш булмас. Шушы спектакльләр белән илһамланып, киләчәктә дә балалар өчен пьесалар туар дип ышанып калам», – диде пьеса авторы Шамил Фәрхетдинов.
Әлеге спектакль бер-береңә ярдәм итү, яхшылыкның җиңүе, тапкырлык, тугры дуслар һәм сынауларны, алдыңда туган каршылыкларны бирешмичә җиңеп чыгу, ахырдан лаеклы бүләккә ия булу турында.
Тамашаны зур иҗат командасы әзерләде: спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, студиянең актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, сәхнә хәрәкәте остазы – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, сәхнә теле остазы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, вокал остазы – Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина. Музыка авторы – композитор Вероника Максимова, аранжировка – Риф Әхмәтов. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Әскәрова, тавыш режиссерлары – Михаил Блинов, Денис Блинов, ут куючы рәссам – Илдар Шакиров. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.
«Балалар белән эшләү – ул үзе бер могҗиза, әкият, чөнки аларга биремнәрне, таләпләрне куйганда, алар шул процесска ничектер кереп чумалар, кайбер артистлар да аның кадәр үк булмаска мөмкин. Алар хыялланып, уй-хис кичерешләрен күрсәтеп, бирелеп эшлиләр. Бүген безнең старт, “финишняя прямая” түгел, бу безнең беренче эшебез, киләчәктә тагын да әкиятләр, зур спектакльләр чыгарырбыз. Балалар булдыралар, вакытыбыз кысанрак булса да, алар бирешмәделәр. Әзерләнгән вакытта җылаштык та, көлештек тә, акырыштык та, бу – театр, театр ул – коллектив эше. Без монда бер гаилә сыман, бер-беребезне тоеп, аңлап, бүгенге көнгә әкиятебезне китереп җиткердек», – диде Зөлфәт Закиров.
«Московский» мәдәният үзәгенең фойесында музыкаль почмак әзерләнгән иде. Тамаша башланыр алдыннан студиянең башка төркем шәкертләре студиянең репертуарыннан төрле җырлар башкарып, килгән кунакларның, тамашачыларның күңелләрен күрделәр. Фортепианода Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең директоры Ильзия Фәтхуллина уйнап торды. Шулай ук «Апуш» эмблемасы төшерелгән түштамгалар, футболкалар, блокнот, кружкалар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.
«Балалар белән эшләү миңа бик ошый. Алар белән яшәрәсең, үзеңне һаман бала итеп хис итәсең, уйныйсың, үзеңдә булган бөтен тәҗрибәңне аларга тапшырасың. Кайбер балалар сәхнәгә беренче тапкыр чыга, шуңа күрә репетицияләр вакытында авырлыклар булмады түгел, ә кемнеңдер сәхнәдә уйнау, җырлау, бию тәҗрибәсе инде бар иде. Хәзер алар әзер дип әйтергә була. Бүген бәйрәм һәм ул югары дәрәҗәдә булыр дип өметләнеп калам. 3 ай дәвамында балалар үстеләр, үзгәрделәр. Кайбер персонажлар әле 2 атна элек кенә “сыеграк” булсалар, шушы вакыт эчендә алар үзләрен җыйдылар. Бу, минемчә, зур прогресс. Остазлар тарафыннан тагын бер миссия – бөтен балаларда сәхнәгә чыгу теләге уяту, сәхнәдә син ләззәт алырга тиеш, ләкин ул ләззәтне алу өчен бик зур эш башкарырга кирәк», – диде Артур Шәйдуллин.
Спектакльне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе урынбасарлары Альберт Әхмәтов, Энҗе Фәхретдинова, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист Алмаз Хәмзин, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова һәм «Апуш» студиясе шәкертләре, остазлар, әти-әниләр, дуслар, туганнар карады.
«Бик матур спектакль туган. Бу сәхнәгә чыгу гына түгел, ә татар дөньясына тагын да ишекләр ачылу. Чөнки сез татар телендә сөйләшәсез, татарча җырлыйсыз, биисез, һәм безнең өчен бу иң мөһиме. Әти-әниләр, «Апуш»ның башка төркемнәре сезне шундый яратып, алкышлап утырдылар. Бу тамашачыларга да зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бер-берегезне хөрмәт итеп, бер-берегезгә терәк булып яшәгез. Сез безнең чын байлыгыбыз, безнең өчен иң мөһиме сезнең бәхетле булуыгыз. Алга таба да шундый матур пьесалар, спектакльләр туар дип ышанабыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Искәртеп узыйк, әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелде.
«Балабыз туган телебезне онытмасын өчен шундый татар мохитенә бирәсебез килде. Нәтиҗәсен дә бик күрәбез, монда үзенең дусларын тапты, яратып йөри, күңеленә ошый. Репетицияләр тыгыз булганда да, беркайчан да ардым дими, әйдә тизрәк барыйк, соңга калмыйк дип тора, без әлеге эшчәнлектән бик тә канәгать, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз», – диде студиягә йөрүче шәкертнең әнисе.
Тамашачылар, килгән кунаклар спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады. 4 июнь көнне «Апуш» студиясе бу елга сезонын ябачак, хәзерге вакытта барлык төркем шәкертләре һәм остазлары зур чарага әзерләнә.