2 июнь көнне «Московский» мәдәният үзәгендә Казан Мэриясе оештырган «Алмаш» гаилә җыены узды. Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыенда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудитория өчен татар телендә кызыклы активлыклар әзерләнгән иде.
Теләге булган һәр бала «Апуш» татар балалар театр студиясеннән дә остаханәләрдә катнаша алды. Сәхнә хәрәкәтеннән мастер-классны педагог-хореограф Миләүшә Гыйлметдинова, актерлык осталыгыннан Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Сабирҗанов, сәхнә теленнән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина алып барды.