«Апуш» татар балалар театр студиясеннән янә премьера! Әкият!
13 май көнне 18.00 Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре тамашачыларга тәүге иҗат эшләрен – драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча чын әкият кануннары буенча сәхнәләштерелгән «Әкият китабы» дип исемләнгән музыкаль спектаклен тәкъдим итәчәк. Әкияти куелышта студиягә йөрүче 40 бала да катнаша.
Искәртеп узыйк, әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелә.
Студиягә балалар 2023 елның ноябреннән йөри, ә тамашага әзерлек февраль аенда башланды. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина әзерләде. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.
Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Музыка авторы – композитор Вероника Максимова, аранжировка – Риф Әхмәтов. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Әскәрова.
«Дөньяда әкиятне яратмаган җан иясе юктыр ул. Ярлысы да, бае да, олысы да, кечесе дә, хәтта безнең Галимҗан хан да әкиятне үлеп ярата». «Әкият китабы» дип аталган тылсымлы тамашабыз нәкъ шушы сүзләр белән башланып китә.