Новости и премьеры

Казанда узган I Бөтенроссия «Туган тел» форумында студия шәкертләре катнашты

Яңалыклар
12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә I Бөтенроссия «Туган тел» форумы оештырды.
Форум кысаларында «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узучы пленар утырыш алдыннан оештырылган күргәзмәдә «Апуш» татар балалар театр студиясе дә катнашты. Алар форумга республикабыз районнарыннан һәм илебезнең 30 төбәгеннән килгән 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучыларын студия эшчәнлеге белән таныштырды.
Яшь артистларның чыгышын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин, Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова да карады.