Бүген, Халыкара театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булды.
«Әлеге спектакльнең язмышы, Аллаһка шөкер, бик бәхетле булып чыкты. Бу безнең чираттагы җиңүебез, һәм без аңа, дөресен генә әйткәндә, бик өметләнмәгән идек. Чөнки студиябез узган елда әлеге фестивальдә җиңү яулаган иде инде. Ике ел рәттән җиңү булмас дип уйлаган идек, ләкин безне бик югары бәяләделәр. “Театраль Идел буе” фестивалендә 2 нче урын алу – бу бик зур казаныш, зур җиңү, без бәхетле», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.