«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештырды.
«Бүген үземне бер зур гаиләгә килеп эләккәндәй хис итәм: балалар, аларның әти-әниләре, якыннары, дуслары, шундый әйтеп бетергесез рәхәт чара! Студиянең җитәкчеләренә дә, яшь артистларга да бик зур рәхмәт әйтәсем килә!» – дип хисләре белән уртаклашты Тимур Җәүдәт улы.
«Бу вакыйга беренче чиратта яңа балаларга юнәлеш бирү, студиябез эшчәнлеге белән таныштыру һәм үзләренең зур, җаваплы миссия үтәгәннәрен аңлату ниятеннән оештырылды. Алар студиядәге тәүге адымнарын шундый зур чара белән башлап җибәрделәр. Алга таба алар барысы да спектакльләрдә дә катнашачаклар, шуңа күрә әлеге бәйрәм аларга тамашачыларны тоярга да шәп мөмкинлек бирде. Шуны да әйтеп үтәсем килә, алып баручы балаларыбыз да тәҗрибәле алып баручыларга әйләнеп баралар, өстәвенә барлык номерларда да катнашалар, бииләр дә, җырлыйлар да, бар яктан да үсәләр. Хәтта зур алып баручыларның да мондый тәҗрибәләре юк. Балалар бик күп эшне үзләре оештыра, җаваплылыкны тоеп, шушы процессны көйли. Командабызның, әти-әниләрнең, балаларның уртак эшенә, безнең ни дәрәҗәдә бердәм булуыбызга сокландым һәм алга таба эшчәнлеккә көч һәм илһам алдым», – диде студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
«“Апуш” студиясе белән танышуыма мин чиксез шатмын. Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәре буенча язган сценарием буенча башта Чаллы театры эшләде, ә узган сезоннарның берсендә шушы сценарийны «Апуш» студиясе дә сәхнәләштерде. Ул вакытта мин кунак буларак килдем һәм студия эшчәнлеге белән таныштым. Балаларның талантына, татарча сөйләшүләренә шаккатып кайтып киткән идем. Быел «Алмачуар» конкурсы игълан ителгәнен күргәч, соңгы көндә бик яратып язган пьесамны җибәрдем. Үзем күреп гашыйк булган «Апуш»ларны күздә тотып язган идем пьесаны. Язганда хәтта шушы мәдәният үзәгендә ишектән кереп, сәхнәгә менгәннәрен күз алдына китерә-китерә, бу иҗат җимешем сәхнәдә куелсын иде дигән теләк белән яздым. Фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килсен дә, шушы әсәрне сәхнәдә күрергә язсын. Тел бетә дигән проблемаларны күтәреп, мәш килгән мәлдә, татар балаларының шулай шаулатып сәхнә тотулары гаҗәеп күренеш. Шушы эшкә теләктәшлек иткән Республика, шәһәр җитәкчелегеннән башлап, педагогларга, хезмәт иткән һәркемгә бик рәхмәтлемен. Бу искиткеч игелекле эшләрнең берсе», – диде язучы Айгөл Әхмәтгалиева.