Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясе географиясен киңәйтә

Яңалыклар
7 август көнне Казан Мэриясендә Республика шәһәрләрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе филиалларын ачу буенча беренче оештыру очрашуы узды. Сентябрь аенда инде Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә кастинглар узачак.

«Без "Апуш"ның Казан чикләреннән чыгуына шатланабыз, безнең «театр гаиләсе» яңа профессиональ педагоглар һәм иң мөһиме – сәләтле балалар белән тулылана. Бүген без Республикада театр хәрәкәтенең зур киләчәгенә таба беренче, бик мөһим адым ясадык», – дип уртаклашты Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Май башында Чаллыда Казан шәһәренең туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге уңышлы муниципаль тәҗрибәләренә багышланган эшлекле очрашу узган иде. Чара Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов инициативасы белән оештырылды. Очрашу барышында Казанның уңышлы тәҗрибәсен масштаблаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Фикер алышуның төп темасы булып, «Апуш» студиясе үрнәгендә Республика шәһәрләрендә татар балалар театр студияләрен ачу торды.

Очрашуда катнашучылар балаларда туган телгә кызыксыну уятуның иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысулларының берсе – театр сәнгате дигән фикергә килгән иде.