10 апрельдән 14 апрельгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре күрсәтелде. 3 көн буе Г.Камал театрының кече сәхнәсендә һәм 1 көн «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган спектакльләрне барлыгы 800 гә якын тамашачы карады. Әлеге спектакльдә Казанның «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче студияләрендә шөгыльләнүче 100гә якын бала катнашты.
Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хәлимә Искәндәрова «Кечтүк» спектакле тәмамланганнан соң, сәхнәгә чыгып, яшь артистларга мактау сүзләрен җиткерде: «Шушындый киләчәгебез булганда, татар театры, татар халкы мәңге бетмәс. Сәхнәдә 65 ел эшләү дәверемдә мондый гениаль балаларны күргәнем булмады», – диде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Равил Шәрәфиев тә үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Мин бик матур тамаша карадым. Кечкенә чакларым искә төшеп, үземнең балачагыма кайткандай булдым. Әгәр дә мин сезнең яшьтәге малай булсам, шаккатып утырган булыр идем. Әле бабай булгач та сокландым. Ул вакытта мондый остазлар булып, шулай уйнарга мөмкинлек булган булса, без бик бәхетле булыр идек. Сезнең бөтен хәрәкәтләрегез, җырлавыгыз, сөйләвегез – барысы да ошады. Афәрин, сез бик булдырасыз», – диде.
«Әбүгалисина» спектаклен караганнан соң, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина: «Әлеге спектакльдән соң хисләрем ташып тора. «Әбүгалисина» дөньясына кереп киткәндәй булдым. Бик матур, гыйбрәтле һәм мәгънәле спектакль. Һәрберегез шулкадәр осталык белән ышандырып уйнадыгыз, барыгыз да искиткеч. Остазларыгыз һәм җитәкчеләрегез дә бик зур тырышлык куйган. Афәрин!», – диде.
«Мөгаен, бәхетлерәк балалар юктыр. Күптән түгел өстәмә кастинг узды һәм хәзер өч студиядә 100гә якын бала шөгыльләнә. Аларга кушылырга теләүчеләр күп, көн саен шалтыраталар, «Апуш»ка кастинг көтәләр», – диде Алия Фәйзрахманова.