Новости и премьеры

«Апуш» студиясе спектакльләре атналыгы тәмамланды

Яңалыклар
10 апрельдән 14 апрельгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре күрсәтелде. 3 көн буе Г.Камал театрының кече сәхнәсендә һәм 1 көн «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган спектакльләрне барлыгы 800 гә якын тамашачы карады. Әлеге спектакльдә Казанның «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче студияләрендә шөгыльләнүче 100гә якын бала катнашты.
10 апрель көнне тамашачылар драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектаклен, 13 апрельдә «Апуш»ның тәүге эше, драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен, 12 һәм 14 апрель көннәрендә танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре, Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Әбүгалисина» мюзиклын карадылар.
Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтелгән спектакльләрне театрның баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, театрның директоры Илфир Якупов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Илдар Хәйруллин, Люция Хәмитова, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Ләлә Миңнуллина, Венера Шакирова, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Инсаф Абдулла, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров һ.б. карады.
Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хәлимә Искәндәрова «Кечтүк» спектакле тәмамланганнан соң, сәхнәгә чыгып, яшь артистларга мактау сүзләрен җиткерде: «Шушындый киләчәгебез булганда, татар театры, татар халкы мәңге бетмәс. Сәхнәдә 65 ел эшләү дәверемдә мондый гениаль балаларны күргәнем булмады», – диде.
«Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев та бар иде. Ул хәзерге заман таләпләренә туры китереп сәхнәләштерелгән спектакльгә, балаларның, остазларның профессиональлегенә соклануын белдерде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Равил Шәрәфиев тә үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Мин бик матур тамаша карадым. Кечкенә чакларым искә төшеп, үземнең балачагыма кайткандай булдым. Әгәр дә мин сезнең яшьтәге малай булсам, шаккатып утырган булыр идем. Әле бабай булгач та сокландым. Ул вакытта мондый остазлар булып, шулай уйнарга мөмкинлек булган булса, без бик бәхетле булыр идек. Сезнең бөтен хәрәкәтләрегез, җырлавыгыз, сөйләвегез – барысы да ошады. Афәрин, сез бик булдырасыз», – диде.
«Әбүгалисина» спектаклен караганнан соң, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина: «Әлеге спектакльдән соң хисләрем ташып тора. «Әбүгалисина» дөньясына кереп киткәндәй булдым. Бик матур, гыйбрәтле һәм мәгънәле спектакль. Һәрберегез шулкадәр осталык белән ышандырып уйнадыгыз, барыгыз да искиткеч. Остазларыгыз һәм җитәкчеләрегез дә бик зур тырышлык куйган. Афәрин!», – диде.
Чын сәхнә профессионалларыннан, олпат шәхесләрдән мактау сүзләре ишетү, шундый югары бәя алу – алтынга тиң.
12 апрель көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган «Әбүгалисина» спектаклен карарга Казан Мэры Илсур Метшин да килгән иде. Ул студиягә чәчәк бәйләме бүләк итте, чара тәмамланганнан соң яшь артистлар һәм студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова белән аралашты.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов та балаларга соклануын белдерде. Студиягә зурдан-зур уңышлар теләде.
Шулай ук кунаклар арасында Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Казан шәһәре Башкарма комитетының социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов та бар иде.
«Мөгаен, бәхетлерәк балалар юктыр. Күптән түгел өстәмә кастинг узды һәм хәзер өч студиядә 100гә якын бала шөгыльләнә. Аларга кушылырга теләүчеләр күп, көн саен шалтыраталар, «Апуш»ка кастинг көтәләр», – диде Алия Фәйзрахманова.
Исегезгә төшерәбез, татар балалар театр студиясенең беренче премьерасы – «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урын алды. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулый. Шушы көннәрдә алар Республика данын якларга Пермь шәһәренә барачак.
Май аенда «Апуш» татар балалар театр студиясе тамашачыларга ике спектаклен: 12 май көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында «Кечтүк» һәм 13 майда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Зоопарк-әлифба» спектакльләрен кабатлап күрсәтәчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.