25 майдан 1 июньгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясенең 15 шәкерте «А.С.Попов» теплоходында Идел буйлап сәяхәткә чыгып, «Гитис-фест» халыкара фестиваль-лабораториясендә катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме «Авыл эте Акбай» мюзиклы белән «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә берьюлы 3 номинациядә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулаган иде. Апрель аенда Ижау шәһәрендә узган фестивальнең йомгаклау тантанасында Татарстан данын якладылар һәм җиңүчеләр әлеге «Гитис-фест» фестиваль-лабораториясендә катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Белем бирү проектының ачылышы Түбән Новгород шәһәренең елга портында узды һәм катнашучылар теплоходта Идел буйлап сәяхәткә кузгалды. Фестиваль барышында сәхнә теле, актерлык осталыгы, режиссура, сәхнә хәрәкәте һәм продюсерлык буенча мастер-класслар узды. 8 көн дәвамында Россия театр сәнгате институты педагоглары һәм режиссерлары, рәссамнар, театр белгечләре яшь актерлар белән бергә барлыгы 12 спектакль эскизлары булдырдылар һәм аларны Түбән Новгород, Самара, Саратов, Казан һәм Чабаксар шәһәрләрендә күрсәттеләр. Белем бирү программалары, иҗади тәҗрибәләр һәм театраль куелышлар быел бөек рус классигы А.П. Чеховның 165 еллык юбилеена багышланган иде. «Гитис-фест» барлыгы 150дән артык катнашучыны – Кытайдан Шанхай театраль академия студентларын, Токтоболот Абдумомунов исемендәге Кыргыз Милли академия драма театры каршындагы театр училищесы студентларын, «Театраль Идел буе» фестивале лауреатларын, ГИТИСның чыгарылыш укучыларын, студентларын, педагогларын һәм Идел буе федераль округының профильле театр мәктәпләренең актер-студентларын берләштерде.
28 май көнне Саратовның «Теремок» курчак театрында «Апуш» студиясе шәкертләренең беренче төркеме Гитис режиссеры Екатерина Замеховская җитәкчелегендә Антон Чехов әсәре буенча «Детвора» эскизын тәкъдим иттеләр. Куючы рәссам – Зося Петрова (Манакова). «Фестивальдә икенче тапкыр катнашучы «Апуш» балалар студиясе тамашачыларны кабаттан әсир итте. Балалар, образларга җиңел генә күчеп, лото уены турында Чехов хикәясен күрсәттеләр, шулай ук партнерлыкта һәм бердәмлектә бер-берсен тою хисен дә югалтмадылар. Иң мөһиме – яшь актерларның сәхнәдә уйнауларыннан ләззәт алулары күренеп торды. Һәм бу шатлык тамашачыга да күчте», – дип хәбәр ителә Гитис-фест лабораториясенең Вконтактедагы төркемендә.
31 май көнне К.В. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театрында «Апуш» студиясе шәкертләренең икенче төркеме режиссер Гөлназ Минкина җитәкчелегендә «Детство глазами Чехова» эскизын тәкъдим иттеләр. Әлеге эштә авторның «Событие», «Житейская мелочь» һәм «Дома» дигән хикәяләре берләштерелде. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьлек хыяллары һәм шатлыклары турында күпмәгънәле эскиз килеп чыкты. Екатерина Фомина сценографиясе эскизның үзенчәлеге булды – картоннан киселгән хайваннар, савыт-саба һәм башка предметлар актерлар кулында җанланып, балачакның үзгә визуаль дөньясын тудырды.
«Гитис-фест» халыкара белем бирү проектының йомгаклау тантанасы 1 июнь көнне Түбән Новгород шәһәрендә узды. Чарада Түбән Новгород өлкәсе мәдәният министры Наталья Суханова, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Россия театр сәнгате институты ректоры Григорий Заславский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев чыгыш ясады.
Студиябез шәкертләре барлык мастер-классларда катнашып, төрле студияләр тәкъдим иткән эскизларны карап, әлеге сәяхәттән тагын да илһамланып, тәэсирләнеп, күп белемнәр һәм киләсе сезонга көч туплап кайттылар. Шундый мөмкинлек өчен «Театраль Идел буе» фестиваленә зур рәхмәт!