Новости и премьеры

Туфан Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасында «Апуш»лылар катнашты

Яңалыклар
Бүген Татарстан Республикасы көнендә күренекле драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан абый Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул озак еллар яшәгән һәм эшләгән Толстой урамындагы йортта урнаштырылды.
Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат кешеләре, язучының кызы Әлфия Туфановна катнашты. «Апуш» студиясе шәкертләре дә әлеге чарада чыгыш ясады.
Бәйрәм белән, Татарстан – газиз илем!
🤍