Новости и премьеры

«Әбүгалисина» мюзиклы туды!

Яңалыклар Премьералар Афиша
18 гыйнвар көнне 18.00 Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче спектаклен тәкъдим итә. Һәм ул – мюзикл! Студия Каюм Насыйри мирасын яңарта.
Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклы күрсәтелә. Махсус «Апуш» студиясе өчен әлеге спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин язды, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
Спектакльнең төп геройлары – Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем ала. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымында яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә. Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була һәм ул җиңелә...
Искәртеп узыйк, Әбүгалисина − реаль шәхес, Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч. К.Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.
Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм омтылу турындагы бу тарих «Апуш» театраль студиясенең яңа тамашасы нигезенә ятты. Монда чын балалар спектакленә хас бар нәрсә дә бар: батыр каһарманнар һәм куркыныч хәлләр, белем белән тулы серле мәгарәләр, табышмаклар һәм маҗаралар һәм, әлбәттә, бик күп җырлар, музыка һәм бию!
«Безнең спектакльдә Әбүгалисина – кыз, Әбелхарис – егет (оригиналда икесе дә – ир бала). Без могҗизалар, сихерләр аша түгел, ә бары тик белем ярдәмендә генә барысына да ирешеп булуын күрсәтәбез», – ди студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.
Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.